Түбән Кама башлыгы кар көрәргә чыккан
Алар тротуарлар, җәяле юлларындагы карны чистарткан.
Түбән Кама башкарма комитеты башлыгы Рамил Муллин хезмәттәшләре белән кар көрәргә өмәгә чыккан. Бу турыда chelny-biz.ru хәбәр итте.
Аннары Муллин инстаграмга видео да куйган Ул иртәнге разминка яхшы булуын яза.
Өмәгә шәһәрдәге оешмаларның хезмәткәрләре, студентлар да чыккан. Алар тротуарлар, җәяле юлларыннан кар чистарткан.