Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбәдән кар ыргытып йөргән ир йортның бәдрәфенә барып төшкән

Түбәдән кар ыргытып йөргән ир йортның бәдрәфенә барып төшкән

news_top_970_100
Түбәдән кар ыргытып йөргән ир йортның бәдрәфенә барып төшкән
Пермь шәһәрендә эшче ике катлы йортның түбәсеннән кар чистартып йөргәндә, түбә тишелеп, йорт эчендәге бәдрәфкә барып төшкән, дип яза Лента.ру. 

Ир-ат астында түбә убылган һәм ир, чорма аша узып, берничә кат түшәмне тишкән һәм йортның икенче катындагы фатирга егылган. Ирнең бәрелгән урыннары бар.

Зыян күргән фатир хуҗасы идарәче компания вәкилләрен чакырган. Алар тишекне фанера кисәге белән каплап куйганнар. "Әлегә безгә беркем берни вәгъдә итмәде, дүшәмбе комиссия киләчәк һәм карар кабул итәчәк. Әлегә без юына да алмый йөрибез", - дип сөйләгән хуҗа хатын.

Хатын 70 ел элек төзелгән бу йортны кер юу машинасы дерелдәвенә дә селкенә дип тасвирлаган. Йорт кыйшайган, ә түбәсеннән бертуктаусыз су тама икән. 2014 елда йорт авария хәлендә дип табылган, әмма хакимият биредә яшәүчеләрне башка йортка күчерү турында карар кабул итмәгән.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100