Түбәдән кар ишелеп төшеп, ун яшьлек бала үлгән
Түбәдән кар ишелеп төшеп, ун яшьлек бала үлгән
Тула өлкәсендә ун яшьлек бала һәлак булган. Малай өстенә түбән кар ишелеп төшкән. Бу турыда «Интерфакс» агентлыгына төбәк буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Анна Киречеева сөйләгән.
«Башлангыч мәгълүматлар буенча, дүшәмбе көнне кич белән Плавский районындагы Ольхи авылында бала үлгән. Фаҗига бер предприятие территориясендә була. Ангар түбәсеннән кар ишелеп төшә һәм 10 яшьлек малай үлә», — дигән Киречеева.
Фаҗигадән соң тикшерү эшләре башланган. Шуннан соң процессуаль карар кабул ителәчәк.