Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбәдән ишелеп төшкән кар астында калган хатыннарның берсе үлгән, икенчесе имгәнгән

Кичке якта ике хатын-кыз урам буйлап барганда фаҗига килеп чыга.

news_top_970_100
Түбәдән ишелеп төшкән кар астында калган хатыннарның берсе үлгән, икенчесе имгәнгән

28 мартта Самара шәһәрендә өстенә кар ишелеп төшкәннән соң, бер хатын-кыз һәлак булган, тагын бер хатын имгәнгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Самара өлкәсе прокуратурасы белешмәсе буенча, фаҗига Киров районында кичке унынчы яртылар тирәсендә була. Металлчылар урамындагы 36 нчы йорт яныннан ике хатын-кыз җәяү бара. Бер мизгелдә ике катлы бина түбәсеннән кар ишелеп төшә. Хатын-кызларның берсе җитди имгәнә, икенчесе исә урында ук һәлак була. Имгәнгән хатынны хастаханәгә салганнар.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Җинаять эше ачылган.

«Киров районы прокуроры идарәче компания эшчәнлеген тикшерергә кушты. Бина түбәсеннән кар чистарту эшләре барышы тикшереләчәк. Шуннан соң чаралар күреләчәк», — дип сөйләгән Киров районы прокуроры Иван Макогон.

Моңа кадәр алдагы көнне генә Калинин урамындагы бинадан ишелеп төшкән кар аркасында өч яшьлек бала имгәнгән. Аның башына боз кисәге төшкән, баланың башы имгәнгән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100