Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбәдән егылган өч яшьлек бала 14 этаж балконы капкачында төн буе утырган

Уфада өч яшьлек кыз бала яңа төзелә торган йортта 40 метрдан да биегрәк балкон капкачында төн уздырган. Әтисе кызын төзелеш мәйданчыгында югалткан булган. Бу турыда Вести каналы хәбәр итте.

news_top_970_100
Түбәдән егылган өч яшьлек бала 14 этаж балконы капкачында төн буе утырган
Кызны 1 август иртәсендә коткаручылар балкон капкачыннан алып төшкән. 

   

Ата балаларын инде берничә тапкыр эшенә алып килгәне булган. Бу юлы да кыз һәм аның абыйсы әтисе белән бергәләп төзелешкә килгән. Ата кеше дүртенче катта эшләгән. Балалар бер кат аста уйнап йөргән. 31 июльдә, кичке тугызлар тирәсендә малай әтисенә телефон бирергә дип өскәрәк менгән, кыз аста калып торган. Малай кире төшкәч, сеңлесен тапмаган.

Баланы 100 волонтер, этләр белән котаручылар, полиция эзләгән. 1 август иртәсендә генә ата кеше елаган тавыш ишетеп алган. Бала яңа төзелә торган йортның 14 нче катындагы балкон капкачында булган. Әти кеше дә баласы янына сикереп төшкән.

Кыз бала түбәгә менгән, шуннан 14 кат балконына егылып төшкән дип фаразлыйлар. Бала шунда төн кунган. Коткаручылар альпинист җиһазлары ярдәмендә баланы, шуннан соң атасын алып төшкән. Баланың бераз гына тәне сыдырылган һәм туңган гына. Җитди имгәнүләре булмаса да, хәзер аны табиблар тикшерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100