Тәһарәт алу һәм тәяммум кылу мөмкинлеге булмаганда, намазны ничек укырга?
Әгәр мөселман кешесе су булмаган һәм тәяммум да кылырга мөмкинлек булмаган бинада калса, намазны укырга кирәкме? Мөмкин булса, ни рәвешле башкарырга?
Танылган ислам галиме, Коръән-хафиз Сухайл Тармөхәммәд үзенең «Заманча фәтвалар» китабында әлеге мәсьәләне түбәндәге хәл итәргә чакыра:
«Әгәр су һәм тәяммум кылырга кирәк-яраклар булмаса, шәригатьтә бу «Фәкидуд Тахурайн» дип атала (ике чистарту чарасына да ия булмаган кеше). Әлеге кеше намазны физик рәвештә генә, берни дә укымыйча гына кылырга тиеш. Бу намазның физик имитациясе булачак. Кеше суны яисә тәяммум алу өчен предметны табу белән, ул намазны тәһарәтле килеш кабатлап чыгарга тиеш». («Ад-Дурр-уль-Мухтар», 1 т., 253 б., Баб Халәби басмасы).