news_header_bot
Язманы тыңлагыз

9-10 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
9-10 октябрьгә һава торышы һәм ай календаре

9 октябрьдә болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән җепшек кар яварга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, урыны белән 15-20 метр тизлектә фаразлана. Төнлә һава 0..+4 градус, көндез +3..+8 градус көтелә.

10 октябрьдә болытлы һава көтелә. Яңгыр һәм урыны белән җепшек кар яварга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән 13 метр тизлектә фаразлана. Төнлә һава 0..+5 градус, көндез +3..+8 градус көтелә.

Кимүче ай, ай Арыслан йолдызлыгында.

Яшь агачларның ботакларын кар сындырмасын өчен бәйләп куярга кирәк. Җиләк-җимеш начар бирә торган агачларны һәм куакларны кисеп алырга. Карлыган һәм крыжовник куакларын «яшәртергә». Теплицаны язга әзерләргә. Өйдә яшеллек өчен суган һәм сарымсак, салат утыртырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар