Сызрань шәһәрендә башы өзелгән ир-ат мәете табылган

17 сентябрьдә кичке якта Сызрань шәһәренең Декабристлар урамы тирәсендә ир-ат мәете табылган. Тимер юл рельслары янында яткан мәетнең башы гәүдәсеннән аерым булган. Бу турыда КТВ-Луч каналы хәбәр итте.
"Сызрань-1-Октябрьск" перегонының 966нчы километрында юл кырыенда яткан коточкыч табылдыкны поезд машинисты күреп ала. Әлеге хәл турында транспорт полициясенә хәбәр итәләр.
Урынга тикшерү төркеме бара. Алар ир-атның имгәнеп үлүен ачыклый. Хәзерге вакытта бу кеше кайсы поезд һәм кайчан бәрдергәнен ачыклыйлар.
Бу кеше Октябрьск шәһәрендә яшәүче 49 яшьлек ир-ат булып чыккан.