Сызрань шәһәренең яңа Җәмигъ мәчетендә беренче җомга намазы укылды. Шул көннән мәчет тулы көченә эшли башлады. Мәчет төзелеше 12 ел дәвам иткән. Аны төзүгә шәһәр мөселманнары актив рәвештә иганә җыеп ярдәм иткән. Бу турыда «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
«Сызрань Җәмигъ мәчете» шурасы рәисе Илгизәр Сәгъдиев билгеләп үткәнчә, мәчет төзелешенә үз өлешен керткән кешеләр күп булган. «Бу бинаның һәр кирпечендә күп кешеләрнең йөрәк җылысы бар», — дигән ул.
Җомга намазыннан соң мәчеттә Рабигыль-әүвәл аена багышланган Мәүлид мәҗлесе уздырылган. Бу ай Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең дөньяга килгән ае буларак билгеләп үтелә.
Илгизәр Сәгъдиев сүзләренчә, мәчетнең төп бинасы әзер булса да, төзелеш һәм төзекләндерү эшләре әле дәвам итә. Территорияне төзекләндерәсе, машина кую урыннарын җиһазлыйсы һәм җәйге ашханә төзисе бар.

Мәчетнең рәсми ачылышына багышланган тантаналы чараларны соңрак үткәрергә карар кылганнар. Бу вакытта төзелештә катнашкан һәм мәчеткә ярдәм иткән барлык кешеләргә тиешле дәрәҗәдә рәхмәт белдерү планлаштырыла.
«Аллаһы Тәгаләдән күпләрне берләштергән Сызрань Җәмигъ мәчетенең гасырлар дәвамында хезмәт итүен һәм яраткан Сызрань шәһәребезне бизәп торуын сорыйм. Ул шәһәрнең күрке генә түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм яклавы сәбәбе дә булыр дип чын күңелдән ышанабыз», — дигән имам Илгизәр Сәгъдиев.