Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сызгырмаска!»: Голлар белән сөендерә алмаган «Ак Барс» – «Салават Юлаев» уенына күзәтү

Шимбә кичендә Казан Уфа кунакларын кабул итте. «Ак Барс» хоккейчылары «Салават Юлаев»ка каршы уйнады. Матчта «Интертат» хәбәрчесе дә булды.

news_top_970_100
«Сызгырмаска!»: Голлар белән сөендерә алмаган «Ак Барс» – «Салават Юлаев» уенына күзәтү
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Күрше республикалар арасындагы хоккей уенын күпләр көтеп ала, шуңа да сезон дәвамында аларның бер-берсенә каршы матчлар саны да күп. Бу сезонда Казан һәм Уфа хоккейчылары 6 тапкыр очрашачак дип көтелә, 4 уен инде үтте.

Ике команда киемендә дә яшел төс бар, шуңа «Ак Барс» һәм «Салават Юлаев» арасындагы уеннарны «Яшел дерби» дип атыйлар.

Аралар якын булгач һәм матч ял көненә туры килгәнгә, боз сараенда Башкортстаннан килүче җанатарлар да күп иде. Алар бик актив булдылар. Уен дәвамында көндәш команда җанатарлары секторы «Уфа», «Салават» дип яңгыратып торды. Аларга каршы якта Казан командасы җанатарлары секторы да тынмады.

Казанга читтән килүче җанатарлар арасында Уфа командасы җанатарларының башкалардан аермалы ягы бар: алар белән рәхәтләнеп татарча аралашып була.

Туймазыдан килгән Илнур Гыйлметдинов белән яраткан хоккейчылар турында сөйләшеп алдык. «Салават Юлаев»тан ул Алексей Пустозёровны атады, ә «Ак Барс»тан Данис Зариповны үз командаларында күрергә теләвен әйтте, тик ул инде профессиональ хоккейчы карьерасын тәмамлады.

Илнур Гыйлметдинов Казандагы «Ак Барс» – «Салават Юлаев» матчында беренче тапкыр булуын әйтте һәм «Татнефть Арена»дагы атмосфераны «бик шәп» дип атады.

Бу 2-3 елда «Ак Барс»ның «Татнефть Арена» боз сараенда уза торган уеннарында татарчалык артты. Аренада күпләп татар җырлары яңгырый, җиңү белән тәмамланган матч ахырында җанатарлар «Мин яратам сине, Татарстан»ны башкара.

«Һөҗүм зонасында агрессия җитмәде»

Кызганыч, шимбә кичендә «Мин яратам сине, Татарстан» яңгырамады, чөнки «Ак Барс», бер гол да кертмичә, 0:1 исәбенә җиңелде. Голлар һәм һөҗүмнәр әз булган, шул исәптән җиңелү белән тәмамланган уеннан җанатарлар гадәттә төшенке кәеф белән кайта. Боз сараеннан чыгып барганда, «2:3 исәбенә җиңелсәк, әле болай ук күңелсез булмас иде», – дигән үзара сөйләшүләр дә ишетелде.

Хоккейчылар голлар белән сөендермәде, ә «Ак Барс»ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов уеннан соң оештырылган матбугат конференциясендә җиңелүнең сәбәбен «һөҗүм зонасында агрессия җитмәве» дип аңлатты.

Уен барышы

Беренче период голларсыз узды.

Икенче периодның 10нчы минутында, «Салават Юлаев» күпчелектә уйнаганда, Уфа командасы исәпне ачты: голны Александр Хмелевский кертте (0:1).

Өченче период та голларсыз булды.

Командалар составы:

«Ак Барс»

Билалов (Әхтәмов); Лукоянов – Кателевский – Дыняк, Юдин – Журавлёв; Яшкин – Шипачёв – Петров, Адамчук – Лямкин; Кагарлицкий – Сафонов – Свечников, Лучевников – Хенкель; Галиев – Семёнов – Галимов, Альметкин.

«Салават Юлаев»

Самонов (Ежов); Башкиров – Хмелевски – Ливо, Хафизуллин – Коледов; Шаров – Ефремов – Лещенко, Науменков – Мелош; Дроздов – Кузьмин – Сучков, Зоркин – Василевский; Кулёмин – Гуськов– Пустозёров.

«Сызгырмаска»

Әлеге уенда бер кызыклы мөрәҗәгать булды. Матчларда җанатарларга берәр нәрсә ошамаса, я команда азчылыкта уйнаганда һәм башка төрле эмоцияләрне чагылдырганда, трибунада утыручылар еш кына сызгыра башлый. Уен барышында «Сызгырмаска һәм сыбызгылар кулланмаска сорыйбыз», – дигән мөрәҗәгать яңгырады. Әлеге үтенечне җанатарлар сызгыру белән кабул итте.

Матчтан соң «Ак Барс» уенчысы Артём Лукояновтан, җанатарлар сызгыруы уен барышында комачауламыймы, дип сорадым. «Алар шатлыктан сызгыра бит», – дип шаярып, кыска гына җавап тотты ул.

«Ак Барс»ның киләсе уены Мәскәүдә узачак. Мәскәү «Динамо»сына каршы матч 21 ноябрьдә 19:30 сәгатьтә башлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100