Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сыйныфташлар белән аралашу ни өчен кими?

Мәктәп еллары — кеше гомеренең иң якты истәлекләргә бай вакыты. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керү. Беренче мәхәббәт. Классташлар. «Икеле»ләр.  Дәресләрдән качып кайтулар…

news_top_970_100
Сыйныфташлар белән аралашу ни өчен кими?
Илнар Төхбәтов

Сыйныфташлар белән юллар аерылгач та, һәрвакыт элемтәдә торырга сүз бирәбез. Әмма вәгъдәсендә торучылар вакытлар узу белән кими. Гомумән, аралашу бөтенләй калмый дисәк тә була. Моның төп сәбәбе нәрсәдә икән?

Сорауга җавап табу өчен мәктәпне бетергән гап-гади кешеләр арасында сораштыру үткәрергә булдым.

Айгөл Хуҗиева, укытучы, 34 яшь:

Сыйныфташлар белән аралашу кияүгә чыгып, авылга кайту сәбапле кимеде. Аларны урамда күрсәм, әлбәттә, барып исәнләшәм. Мәктәпне тәмамлагач, классташлар белән еш очрашулар оештыра идек, ә хәзер алар кимеде. Аралашу чын дуслар арасында һәрчак саклана һәм аның кимү сәбәбе тормыш мәшәкатьләре белән мавыгу дип уйлыйм.

Ләйсән Хәйруллина, тәрбияче, 20 яшь:

Кайбер классташлар белән мәктәпне тәмамлаганнан бирле аралашкан юк. Очрашуларны һәр җәй саен оештырабыз, әмма, билгеле, барлык кеше дә килми. Кайберләре урамда күрсәләр дә, күрмәмешкә салышалар… Минемчә, дуслыкны саклап калу өчен бер-береңне онытып бетермәскә, һәрвакыт аралашып, очрашып торырга кирәк.

Мәсхүт Гарифуллин, лаеклы ялда, 63 яшь:

Бергә укыган дуслар белән аралашу төрле сәбәпләр белән кимеде. Әйтик, егетләрнең армия сафларына китүе, укуны төрле югары уку йортларында дәвам итү, Татарстанның төрле төбәкләренә таралу. Еш очрашмыйбыз, әмма быел җәй җыелып алдык. Кайбер сыйныфташлар белән күрешкәндә «Исәнмесез!», «Сау булыгыз!» дигән сүзләр генә әйтәбез. Хәзер Интернет заманасы, социаль челтәрләр аша аралашырга тырышабыз.

Рәйсә Шаһидуллина, укытучы, 45 яшь:

Классташлар белән аралашырга тырышам. Үзебезнең ватсапп төркеме дә бар. Очрашуларга килгәндә, быел җыелырбыз дип уйлаган идек, пандемия сәбәпле, барып чыкмады. Очрашуларга барыбыз да килеп бетә алмыйбыз, чөнки илнең төрле якларына таралышканбыз. Ярославль, Мәскәүдә яшәүчеләр дә бар. Аралашмауның төп сәбәбе һәркемгә таныш проблемалар: эш урыннары, яшәү җирен үзгәртү һәм, әлбәттә, тормыш мәшәкатьләре.

Бу хакта танылган шәхесләр ни уйлый икән? Аларның да фикерләрен белик.

Ринат Галиахметов (Татар малай), блогер, 34 яшь:

Классташлар белән социаль челтәрләр аша аралашам. Мин өч мәктәп тәмамладым. Сыйныфташлар белән өч ел элек күрешкән идек. Теләк һәрвакыт бар, әмма гаилә бар. Аннары, социаль челтәрләр булгач, сөйләшеп аласың да — бетте. Ленар исемле якын дустым бар, без аның белән 10 сыйныфтан бирле аралашабыз. Хәзер дә гаиләләр белән дустанә мөнәсәбәттә торабыз, һәр көн күрешәбез. Классташым иң якын дустым булып калды.

Эльмира Гыйльфанова (Җәләлиева), җырчы, 25 яшь:

Бер-ике сыйныфташ кыз белән генә аралашам. Бүтәннәре белән аралашмыйм дисәм дә ялгышмам, әмма берәр җирдә күрсәм, килеп исәнләшергә каршы түгелмен. Классташлар очрашуына барганым юк. Графигым тыгыз булу сәбәпле, андый очрашулардан читтә калам. Булды шундый хәл: ирем Рафил Җәләлиев белән ике ел рәттән сольный концерт куйдык, кайбер классташлар гомумән ул концертка килмәделәр, хәтта мин бик көткәннәре дә… Бу хәл миңа бик сәер булып тоелды.

Айваз Садыйров, журналист, 31 яшь:

Аралашу проблемасы юк бит хәзер. Һәр кешенең ватсабында «классташлар» төркеме бардыр, аралашу күбрәк анда бара. Елга бер-ике тапкыр «әйдә, күрешик инде быел» темасы күтәрелеп алырга тиеш. Урамда берәрсен танысам, үзем беренче булып исәнләшергә тырышам. Танымыйча исәнләшми киткән очракта, «йолдызланган» дип уйлаучылар да бардыр инде. Төркемдә «ел саен очрашырга кирәк» дисәк тә, шул түгәрәк даталарда гына күрешүгә әйләнеп кала…

Фәвия Сафиуллина, журналист, җәмәгать эшлеклесе, 61 яшь:

2021 елда мәктәпне тәмамлаганга 45 ел була. Беренче дүрт классны Мәмсә башлангыч мәктәбендә, 5-8 классны Ташкичү сигезьеллык мәктәбендә, 9-10 классларда Кенәрдә укыдым. Кайбер классташларыбыз Кенәргә бармыйча, урта уку йортларына кереп, укуларын дәвам иттеләр, алар белән юллар иртәрәк аерылды. Ара ерак булганга, гел күрешеп торып булмый шул, кайберәүләрне 8 классны тәмамлаганнан бирле күргән юк. Соңгы тапкыр мәктәпне тәмамлаганга 20 ел тулгач җыелган идек.

Хәзер Интернет аркылы аралашу мөмкинлеге бар, әмма күзгә-күз карап, җанлы очрашуга җитми инде! Минем беренче класстан бирле бер парта артында утырган классташым Фирдания белән әле дә бик якын дуслар. Ул — Казанда, мин Екатеринбургта яшәүгә карамастан, еш күрешәбез, серләребез үсмер чактагыдай әле дә уртак. Мәктәп елларында башланган дуслык - иң ныклы дуслык!

Резеда Сәләхова, актриса, 31 яшь:

Үземне классташлар белән тыгыз элемтәдә торам дип әйтә алмыйм. Классташлар арасында бер генә якын дустым бар. Без аның белән инде тумыштан ук дус. Исеме — Гөлнара. Еш күрешмибез, соңгы тапкыр дүрт ел элек очраштык. Әлбәттә, барысы да килеп бетә алмый. Классташлар белән дуслыкның үзем өчен кирәген тапмыйм. Алар белән аралашу кызыксынулар үзгәрүгә барып тоташа.

Ә 15 яшьлек Илмир фикеренчә, сыйныфташлар белән мәктәпне тәмамлаганнан соң да аралашырга кирәк:

Мәктәпне тәмамлагач, сыйныфташлар белән очрашуга йөрермен, дип уйлыйм. Очрашуларга килмәгән кешеләрне аңламыйм. Ничә ел бергә укып, дус булып, көн саен диярлек күрешеп йөргән кешеләр белән ничек күрешәсе килми инде ул?!

Мин дә яшь буын вәкиленең фикере белән тулысынча килешәм. Күпме еллар иңне-иң куеп укыган, төрле авырлыклар һәм шатлыклар аша узган кешеләр белән ничек еллар узган саен күрешмисең ди инде ул?!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100