
Сыйфатлы сыр бары тик оеткы һәм сөттән торырга тиеш. Аңа консервантлар һәм антибиотиклар кушылмый. «Mail.ru» сайтында сыр ясый торган оешма хуҗасы Петр Кондауров сыйфатлы сыр билгеләре турында язган.
Белгеч дөрес ясалган сырның ак төстә булырга тиешлеген әйтә. Сыр сары яки башка төстә икән, димәк, анда буягыч матдәләр кушылган. «Кулланучы сары төскә өйрәтелгән. Барлык илләрдә, Европада, аерым алганда, Италиядә кулланыла торган иң популяр буягыч — аннато. Ул — тулысынча табигый һәм зарарсыз буягыч», — ди Кондауров.
Белгеч сырны сатып алгач ук ашауның әйбәт булуын белдерә. Бу бигрәк тә моцарелла һәм рикотта кебек йомшак сырларга кагыла. Каты сырларны кәгазьгә төрергә мөмкин. Эксперт сүзләренчә, шулай иткәндә сыр дымлылыгын югалтмый һәм кипми. Шул ук вакытта продуктны өй шартларында саклау аның тәм сыйфатын яхшыртмаячагын өстәп әйтә белгеч.