news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сыйфатлы кефирны ничек сайларга?

Сыйфатлы кефирны ничек сайларга?

news_top
Сыйфатлы кефирны ничек сайларга?

Роскачество төбәкләрдә җитештерелгән кефирларның сыйфатын тикшерә. Шулай ук кефир сайлау өчен киңәшләр әзерли. Бу хакта Роскачествога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Вологда, Рязань, Саратов, Свердловоск, Тверь, Тула һәм Ярославль өлкәсендә, Башкортстанда, Чувашиядә һәм Санкт-Петербургта җитешетерелгән кефирларны тикшерәчәкләр. “Белгечләр кефирларны 35 күрсәткеч буенча тикшерәчәк. Алар арасында: күрсәтелгән майлылыкка туры килү, үсемлек майлары белән фальсификация, күләме, чимал сыйфаты”, - диелә Роскачество хәбәрендә.

Роскачество белдерүенчә, натураль кефирның саклану вакыты уртача 10-14 көн. “Продуктның саклану вакыты аның төргәненә дә бәйле. Пыяла савыттагы кефир 36 сәгать, ә полимер тарада 72 сәгать сакланырга мөмкин. Әгәр савытында саклау вакыты бер ай яки аннан да күбрәк дип күрсәтелгән икән, бу кефир ясалма эмульгаторлар, үсемлек майлары белән ясалган булырга мөмкин”, - диелә хәбәрдә.

Кефирның төсе ак, башка төсмерләрсез булырга тиеш. “Ләкин Роскачество тикшеренүләре күрсәткәнчә, кефирның төсе саргылт та булырга мөмкин. Бу продуктның майлылыгына һәм чимал сыйфатына бәйле булырга мөмкин”, - дип белдерә оешма. Кефирны кояш яктысында сакларга ярамый. Суыткычның өске киштәсендә, 2-6 градуста саклау яхшырак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар