Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сыйфатка чират: Мәскәүнең “Садовое кольцо” компанияләр группасы Казанда җаваплы төзүче үрнәген күрсәтәчәк

Казанның бизнес-класс торак базарында яңа төзүче – “Садовое кольцо” компанияләр группасы. Фатирларны сата башлауга берничә ай калган булса да, компаниянең проекты Татарстан башкаласында яшәүчеләр арасында зур сорау тудырды. Шуңа күрә, “Татар-информ” хәбәрчесе “Садовое кольцо” тормышка ашырган масштаблы проектларны күрү өчен Мәскәү янындагы Красногорскка барды һәм компаниянең югары дәрәҗәдә компетентлы булуын үз күзләре белән күрде. Төзүче компания, элек хәтта базарда беленмәгән нечкәлекләрне, нюансларны күздә тотып, кешеләр өчен чынлап та уңайлы торак төзи.

news_top_970_100
Сыйфатка чират: Мәскәүнең “Садовое кольцо” компанияләр группасы Казанда җаваплы төзүче үрнәген күрсәтәчәк

 Бер тапкыр күрү яхшырак

“Садовое кольцо” компанияләр группасы Казаннан берничә журналистны Красногорск шәһәренә пресс-турга чакырды. Анда хәзер берничә торак комплексы төзелеше бара, шулай ук төзүченең штаб-квартирасы да шунда урнашкан. “Татар-информ” хәбәрчесе күргәннәр торакның нинди булырга тиешлеге турындагы күзаллауларны тулысынча үзгәртте – төзелеш эшләреннән башлап, әзер йортларның инфраструктурасына кадәр.

Сыйфат төзелештән башлана

Хәзерге вакытта төзелеп килүче “Тетрис” торак кварталы – күп фатирлы комплекс, ул беренче чиратлы биш йорттан һәм икенче чиратлы дүрт йорттан тора. Бу пресс-турның беренче объекты булды. Комплексны булдыру әле төгәлләнмәгән, төзөлеш мәйданында эш кайный. Ләкин барлык фатирлар да инде сатылып беткән диярлек. Компаниядә аңлатканча, Мәскәү өлкәсендә “Садовое кольцо” торагының сыйфаты һәм компаниянең принциплары турында беләләр, аның өчен икеләнүләрсез акча түлиләр.

Төзелеш мәйданчыгында иң беренче күзгә ташланганы – чисталык. Чүп-чар да юк, Казандагы төзелешәләр өчен гадәти булган балчык боламыгы да, агып яткан бетон катнашмасы да (бу да Россиядәге төзелешләр өчен күп очракта гадәти хәл) юк. Төзелеш материаллары пөхтә итеп кенә бер җиргә тезеп куелган, эшчеләр тиешенчә киенгән, тирә-якта сакчылар – объекта керү һәм чыгу бары тик КПП аша гына.

“Безнең төзелештә кырыс дисциплина. Ул технологик процессларны һәм йортны тапшыру вакытын җайда тотарга ярдәм итә. Һәм иң мөһиме – эшнең куркынычсызлыгы”, - дип белдерде журналистларны озата барганда “Садовое кольцо” компанияләр группасының баш инженеры Алексей Маркин.

Ул билгеләп үткәнчә, торак төзелешендә компания бары тик сыйфатлы материаллар гына куллана. Мәсәлән, “Тетрис” кварталындагы йортларны тышлау өчен технологлар штукатуркадан һәм кирпечтән баш тарткан. Әлеге материаллар искерде һәм уңайлы класстагы торакның заманча таләпләренә туры килми. Алар урынына төрле төстәге тимер панельләр кулланалар – алар җиңел, тутыкмыйлар һәм Россия климатының барлык шартларына да чыдам. Ә якты төсләре торак кварталының кабатланмас, позитив йөзен булдыра.

“Әйе, мондый панельләр классик штукатуркага караганда кыйммәтрәк, ләкин алар сыйфатлы һәм дистә еллар дәвамында монда яшәүчеләрнең күзен иркәләп торачак. Штукатурка коелырга, кирпечтә таплар барлыкка килергә мөмкин. Ә безгә иң югары сыйфат кирәк. Төзелешнең сыйфаты – монда яшәүчеләрнең куркынычсызлыгы”, - дип аңлатты Алексей Маркин.

Ул журналистларны төзелеп килүче 30 катлы йортка алып керде. Безне кабаттан чисталык һәм эш мәйданчыкларындагы тәртип таң калдырды. Бер деталь: без килгәнче кертелгән коммуникацияләр кабеле, пөхтәләп кенә биналар буйлап сузылган һәм саклагыч элпә эченә яшерелгән иде. Бетон ялганган урыннардагы җөйләр – җыйнак, тигез һәм бу йортның барлык катларында да шулай.

Без дистәләгән, хәтта йөзләгән шундый вак-төяк күңелле хәлләргә игътибар иттек. Ләкин гомумән карасаң, болар гади генә вак-төяк моментлар түгел. Алар төзелеш эшенә карата гомуми тәэсир тудыра.

Аерым игътибар – янгын куркынычсызлыгына. Төтенне юкка чыгару, янгын сүндерү, уйланылып эшләнгән планировка, янгын вакытында куллана торган лифтлар һәм эвакуация юллары – боларга монда зур игътибар бирелә. “Янгын куркынычсызлыгы” – иң мөһиме”, - дип сөйләде Алексей Маркин. 

Фатирлар ремонт өчен түгел, ә яшәү өчен

“Тетрис” кварталының сату офисында, рәсемле гади каталоглар урынына, сатып алучыларга үзгә мөмкинлек тәкъдим ителә: бинаның икенче катында тәкъдим ителгән әзер планировкаларда җиһазлар урнаштырылган, тулы размерлы шоу-рум булдырылган.

“Без кешеләргә булачак яшәү урынын чынбарлыкта бәяләргә мөмкинлек бирәбез. Безнең дизайнерлар планировканы һәм фатирны җиһазландыруны җентекләп эшлиләр”, - дип сөйләде сату эшләре буенча менеджер Екатерина Кузьменко.

Ул аңлатканча, клиентларның теләге булса, алар җиһазландырылган шундый ук фатирга заказ бирә ала – монда күчкәннән соң, кеше ремонт, җиһазлар, артык чыгымнар турында уйламыйча гына яши башлый. 

Инфраструктура – уңайлылык юлдашы

“Садовое кольцо” торак йортлар гына төзеп калмый. Компания, комплекста яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру турында да кайгырта. Йортлар янында балалар бакчасы һәм мәктәп төзү проекты каралган. Күршедә урнашкан” шулай ук “Садовое кольцо” осталары төзегән “Молодежный” торак комплексында бик яхшы балалар бакчасы эшләп килә. 

Әкияти сарай стилендә төзелгән әлеге корылманы балалар бакчасы дип атау да авыр. Бу шулай ук тулы бер комплекс, ләкин иң кечкенәләр өчен генә. Бинаның эчендә безне иркен бүлмәләр һәм искиткеч тәэсирләр каршы алды. “Сад-град” – балалар бакчасы – балаларны үстерү өчен соңгы техника белән җиһазландырылган үзәк. Анда барысы да бар: хореография, рәсем, җыр һәм музыка залы, заманча җиһазлы һәм һәрдаим эшләп торучы белгече булган медицина блогы, балаларга чыгыш ясау өчен зур актлар залы, шулай ук төрле төрдәге ризыклар әзерләү өчен күпсекцияле кухня: яшелчәләрдән алып итле ризыкларга хәтле, сөт һәм камыр ризыклары. Балалар өчен азык-төлекне һәм яңа әзерләнгән ризыкларны этажлар арасында махсус лифтлар белән йөртәләр. 

Моннан тыш, “Сад-град” та тәрбияләнүчеләрне телләргә һәм төрле фәннәрнең нигезләренә өйрәтәләр – мондый балалар бакчасын тәмамлаган балалар өчен мәктәп программасын үзләштерү күпкә җиңел булачак. 

Яшәүчеләр өчен уңайлы технологияләр 

“Молодежный” торак комплексы – Мәскәү өлкәсендә кулай бәядән комфорт-класслы торак йортлар. Әлеге гаҗәеп проект үрнәгендә Казан журналистларына, проектны эксплуатациягә биргәннән соң да, төзүченең аны күзәтеп, карап торганын күрсәттеләр. “Молодежный” комплексы өр-яңа энергоэффектив системасы белән аерылып тора. Ә аның инженерлык инфраструктурасы тулысынча диярлек автоматлаштырылган – сак хезмәтеннән башлап, счетчик күрсәткечләрен автомат рәвештә исәп-хисап үзәгенә җибәреп бару да. Цифрлы технологияләр монда һәр адым саен – подвалдан алып түбәгә кадәр. 

Торак комплексның “йөрәге” – диспетчер үзәге, монда операторлар һәр подъездагы, һәр каттагы хәлне контрольдә тота. Йортка керү – бары тик электрон пропуск белән генә. Чит кешеләр сезнең баскыч мәйданчыгына керә алмаячаклар, ә реклама кәгазьләре таратучылар беркайчан да сезнең почта тартмасына килеп җитә алмачаклар, чөнки алар аерым бүлмәдә, анда бары тик йортта яшәүчеләр һәм коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап счетлары китерүче почта хезмәткәре генә керә ала. 

Һәр сум исәптә 

“Молодежный” да яшәүчеләр җылылык, электр һәм су өчен артык бер тиен дә түләмиләр. Чөнки барлык күрсәткечләр дә тоталь рәвештә автоматлаштырылган - җиһазлар суның һәр тамчысын һәм токның һәр киловаттын күрә. Барлык мәгълүматлар да бер компьютерда, диспетчерда. Шуңа күрә монда, җәй көне җылылык өчен – ноль сум түләнә, ә фатирның хуҗасы җылылыкны аерып куя икән, аннан “норматив” буенча бернинди дә акча алынмый. 

“Бездә яшәүчеләр, күпме хезмәт кулланганнар, бары тик шуның өчен генә түлиләр. Бер тиендә артык түгел”, - дип сөйләделәр безгә диспетчер хезмәткәрләре. Һәм бу чыннан да шулай. Бинаның үзендә су җылытучы контур бар. Моның өчен подвалда катлаулы система эшли. Ә комплекс янында үз котельнаясы бар, аның куәте комплекстагы барлык йортларга, хәтта якын-тирәдәге йортларга да җылылык җибәрергә җитә. Шуңа күрә, хәтта шәһәрдә өч көн җылылык һәм кайнар су булмаса да, монда яшәүчеләргә бу янамый. Моның өчен котельнаяга даими рәвештә ягулык запасы һәм башка материаллар алып килеп торалар. 

Шул ук диспетчер үзәгендә янгын куркынычсызлыгы хезмәте дә эшли – датчиклар бина буенча урнаштырылган, аларның күрсәткечләрен реаль вакыт режимында күзәтеп барырга була. Янгын чыккан очракта, кешеләр тиз арада йорттан чыгып бетсеннәр өчен, гомуми кулланылышта булган барлык ишекләр дә автомат рәвештә ачыла.

Бу “Садовое кольцо” торак комплексында булганнарның аз өлеше генә. Бу мөгаен монда яшәүчеләрнең күзенә чалынмыйдыр да, әмма аларның яшәвен һичшиксез, уңайлы һәм тышкы шартлардан бәйсез итә. Кешеләр һәрвакыт комфорт һәм тулысынча куркынычсыз зонада яшиләр. 

Комфорт зонасы

Комфорт һәм уңайлылык темасы – компания өчен төп нигез булып тора, дип сөйләде “Садовое кольцо” компанияләр гурппасының коммерция директоры Анатолий Баталин. Ул мисалга “кибеткә – башмаклардан” концепциясен китерде, бу төзүченең барлык комплексларында да эшли. Шул исәптән, без булган “Молодежный” торак комплексында да. 

“Микрорайонда яшәүче һәр кеше кибет, даруханә, кер юу хезмәтеннән өеннән чыкмыйча да файдалана ала”, - дип аңлатты ул. Буран, яңгыр, давыл – болар “Садовое кольцо” комплексында яшәүчеләргә кагылмый, чөнки көнкүреш ихтыяҗлары өчен, аларга комфорт зонасыннан чыгарга кирәкми. 

Аларга лифт белән җылытыла торган җирасты паркингына төшәргә һәм махсус кичү аша, йортның беренче катында урнашкан сәүдә комплексына чыгарга кирәк. Кичү бары тик йортта яшәүчеләр өчен генә эшли. Төзүче сату операторына катгый таләп куйган: йортта яшәүчеләр сатып алынган товарлары салынган кәрзиннәрне фатирларына кадәр алып менәргә хокуклы! “Садовое кольцо”да мондый вак детальләр уңайлы торак турындагы күзаллауны тулысынча үзгәртә, бу фатирларда гына түгел, ә тулысынча торак комплексында шулай. Кешенең беренче урында булуы – Россия базарында искәрмә булып тора. 

Аз, әмма сыйфатлы

“Без Мәскәү төбәге базарында 15 ел эшлибез. Безнең конкурентлар арасында – яңа төзелешләр базарындагы 10 иң яхшы компания. Ләкин без беркайчан да сан артыннан кууны үзебезгә максат итеп куймадык. Безнең максат – сыйфат өчен эшләү”, - дип билгеләп үтте Анатолий Баталин.

Үз эшендә компания гади принципларга таяна: “Пирогның үзең ашый алмаслык кисәген алма”. Шуңа күрә дә “Садовое кольцо” ның барлык проектлары да тармак күргәзмәләрендә алдынгы урыннарны ала – белгечләр һәр йортка күңелләрен биреп эшли. Бу хәзерге вакытта сирәк күренеш.

“Без эшебезгә үз өлешебезне кертү мөмкинлеген кулдан ычкындырырга теләмибез, бу безнең һәр проектыбызны да башка йөзләгәннәр арасында аерып тора”, - дип сөйли төзелеш белгечләре. Мондый якын килү аркасында, компания ышаныч һәм үз йортларын ким дигәндә 100 ел эксплуатацияләүне гарантияли. 

Иң мөһиме – индивидуальлек

Бүген торак базарында шундый хәл – кайда гына карасагыз да, бар җирдә дә бүлмәләр санына, төрле бәягә һәм урнашу урынына карап фатир табарга була. Сорау бары тик бу факторларның җелмасында гына. Һәм еш кына сатып алучы объектлар арасында түгел ә, теге яки бу торак комплекстагы функционалны сайлый. 

Базардагы комфорт һәм бизнес класстагы барлык объектлар да бер үк төрле сыйфат тупланмасына ия – уңайлы урнашу урыны, беренче каттагы сәүдә комплекслары, җир асты парковкасы һәм башкалар. Һәм нәкъ шушы бер типлы булу – явыз шаяру ясый да инде – өстенлекләр бер төрлелеккә әйләнде һәм индивидуальлекне югалтуга китерде. Шуңа күрә, “Садовое кольцо” үзенең барлык проектларында да, сатып алучыларга фатир яки йорттан зуррак нәрсәләр тәкъдим итә. 

Эш шунда, продукт хезмәт күрсәтүләр күзлегеннән караганда гына сыйфатлы булырга тиеш түгел, ә сыйфатлы “эчлек” кә ия ия булырга тиеш, дип белдерделәр компаниядә. 

“Йортны панельдән, таштан, крипечтән, монолиттан төзергә һәм шпаклевка белән эшкәртергә була. Ләкин, дизайнерлар алып, “мозговой штурм” ясап, кеше подъезд ишеген ачу белән йортка килеп керерлек итеп ясарга да була”, - дип сөйләделәр “Садовое кольцо” белгечләре. 

Кеше һәм аның ихтыяҗлары өчен торак 

Ваклыкларга сакчыл караш, үз исемен булдырган төзүченең торак комплексларына, яңа сатып алучыларны җәлеп итүче кабатланмас сыйфат булдыра. Без шуны аңладык – “Садовое кольцо” Казанда өр-яңа дәрәҗәдәге уңайлылыклары булган торак булдырачак.

“Узган елда безнең Россия төбәкләренә чыгу бурычы барлыкка килде. Без миллион яшәүчесе булган шәһәрләрне карадык, һәм шунда ук Казанга игътибар иттек. Россиядә шәһәрләр күп, ә Казан – берәү генә”, - дип шаярды Анатолий Баталин. Һәм якын арада Казан проекты турында шәһәр халкына тулырак сөйләргә вәгъдә бирде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100