Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сыртыңны сындырып, өеңә озатабыз» – Казан блогерына Дагыстаннан яныйлар

news_top_970_100
«Сыртыңны сындырып, өеңә озатабыз» – Казан блогерына Дагыстаннан яныйлар

Казанда психолог булып эшләгән Хава Шайдуллинага Дагыстан блогерлары яный. Бу хакта ул үзенең аккаунтына язган.

Шайдуллина дингә багышланган семинарлар уздыра, аларда динне дөрес түгел итеп аңлатырга мөмкин булуы хакында, секталар турында сөйли. Шундый семинарны ул Дагыстанда да уздырмакчы була. Әмма Дагыстан блогерлары каршы чыга. 

Дибир Борода исемле блогер, семинарның кайда икәнен белсә язып чыгачагын һәм «дамочканы матур итеп озату» кирәклеге хакында язган. Аның фикеренчә, Хава мөселман хатыннарын начар әйберләргә өйрәтә. Болар – ирләрдән башка карар кабул итү, ирне тыңламау. Блогер фикеренчә, болар гаиләне боза. «Безгә бу кирәкми, Хава, аңла шуны», – дигән блогер.

Блогер матурлап язса, блогерларның укучылары сүзләрне сайлап тормый. Хавага: «Дагыстанга керергә уйласаң, үтерәбез», – дип тә янаганнар, бәддога укыганнар. «Мин синең сыртыңны сындырам», – дип язган берсе. 

Хавага 8 миллион укучысы булган популяр блогер Хасбик каршы чыккан.

Хава Шайдуллина Казанда үскән, татар гимназиясендә, мәдрәсәсендә укыган, гарәп телен өйрәнгән, психолог булырга укыган. «Гаилә психологиясе, сексология белән шөгыльләнә», – диелгән. Аның 49 мең укучысы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100