news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сырникиның иң гади рецепты

news_top
Сырникиның иң гади рецепты
Фото: © «Татар-информ», Гөлназ Әхтәмҗанова

Иртәнге аш ризыгы буларак билгеле булган сырникларның гади генә рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: майлылыгы 5-9 процентлы эремчек, 1 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз, 3 аш кашыгы он (+2 аш кашыгы – сырникларны әвәләр өчен).

Башта эремчекне чәнечке белән изәбез,. Ул йомшак, төерләрсез булырга тиеш. Аннан, калган ингредиентларны кушып, сырникларны әвәлибез. Кызган табага әз генә май салабыз, ике яктан да кыздырабыз.

Әзер сырникларны каймак яисә җиләк кайнатмасы, куертылган сөт белән табынга куябыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар