Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сырлы хачапури

Туңдыргычта җыелган сыр кисәкләрен ничек кулланырга белмисезме? Бу очракта хачапури рецепты урынлы булыр. Сырлы ризык яртаучылар хачапури белән аш та ашый һәм чәй дә эчә ала.

news_top_970_100
Сырлы хачапури
Камыр өчен: 1 стакан кефир, 2 йомырка, 1 чәй кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз, 0,5 кашыгы сода, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 3 стакан он.

Камырны басарга, эчлек ясаганчы аны тастымал белән каплап "ял иттерергә".

Эчлек өчен: 400 г каты сырны эре угычтан уарга, 2 йомырка кушып болгатырга, яшел укроп та турап салырга мөмкин.

Камырны берничә өлешкә бүләргә, җәяргә, һәркайсына 1 аш кашыгы эчлек салып тишек калдырмыйча бөгәргә һәм өстенә кул белән җайлап кына басарга, аннары уклау белән әкрен генә тәгәрәтергә, эчлекнең тышкы якка күпләп чыгармау зарур.

Майланмаган кызган табада бер ягын кыздыргач, икенче ягын әйләндерергә һәм табаның капкачын ябарга кирәк.
Шундый тәртиптә пешерергә.

Аннары атланмай белән майларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100