Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сырлы бөккән рецепты

Бөккәннәр катлы камырдан тәмле булачак.

news_top_970_100
Сырлы бөккән рецепты
Гөлүзә Василова

Сырлы бөккән камыры өчен: 250 грамм су, 400 грамм он, 80 грамм атланмай, 1 бал калагы тоз.

Ингредиентларны кушып камыр басарга һәм пакетка салып, 40 минутка бүлмә температурасында калдырырга. Аннары юка итеп җәймә җәяргә, атланмай белән майларга һәм рулет итеп төрергә. Камыр рулетны эре кисәкләргә кисәргә һәм бик юка булмаган вак җәймәләр ясарга.

Эчлек өчен: каты сыр, чи йомырка, укроп.

Эчлек салып, бөгеп куярга. Майланган табага тезәргә.

Бөккәнне майлау өчен: йомырка сарысы, 1 аш кашыгы сөт. Өстенә сибү өчен ак яки кара көнҗет орлыгы кирәк булачак.

180 градуска кадәр кызган духовкада әзер булганчы пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100