Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сырганактан компот, кайнатма, джем рецепты

Файдалы үзлекләре һәм витаминнар саны буенча сырганакны җимешләр патшабикәсе дияргә була, хәтта аның яфракларында да аскорбин кислотасы бар.

news_top_970_100
Сырганактан компот, кайнатма, джем рецепты
Гөлүзә Василова

Сырганактан джем

Ингредиентлар, 1 кг сырганак, 1 кг шикәр комы, 200 мл су. Беренче эш итеп җимешләрне юарга һәм саркытырга. Ширбәт кайнатырга, болгатып торырга, шикәр комы эреп беткәч әзер җиләкләрне салырга.

Сырганак йомшарганчы кайнатырга. Аннары җимешләрне иләк аша үткәрергә һәм янә сиропка салырга, сүрән утта ярты сәгать кайнатырга. Әзер джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырырга.

Сырганактан компот

Ингредиентлар: 500 грамм сырганак, 1,5 литр су, 150 грамм шикәр комы, 3 аш кашыгы лимон согы. Кайнап торган суга сырганак һәм шикәр комы салырга. 10 минут кайнатырга. Аннары лимон согы өстәргә һәм тагын 5 минут утта тотып алырга, даими болгатып торырга кирәк. Табынга бирер алдыннан сөзәргә.

Сырганакттан "биш минут" кайнатмасы

Ингредиентлар 1 кг сырганак, 1,2 кг шикәр комы. Җимешне чистартырга һәм юарга. Сырганакны кәстрүлгә салырга һәм өстенә шикәр комы салырга, согы чыкканчы яхшылап болгатырга. Кәстрүльне газга куярга һәм кайнатып чыгарырга, аннары газны ачып 5 минут утта тотарга, Кайнатманы болгатып торырга кирәк. Кайнатманы кайнар килеш банкаларга тутырып куярга.

Кайнатмыйча ясалган варенье

Ингредиентлар: 2 кг варенье, 3 кг шикәр комы.

Җиләкне сабакларыннан һәм яфракларыннан читартырга, аннары салкын суга салып куярга. Әзер сырганак җимешләрен блендер белән вакларга, аннары вак иләк аша чыгарырга.

Аннары бу массага шикәр комы салырга һәм яхшылап болгатырга. Вареньены банкаларга салырга һәм салкын урында яки суыткычта сакларга.

Файдалы үзлекләре һәм витаминнар саны буенча сырганакны җимешләр патшабикәсе дияргә була, хәтта аның яфракларында да аскорбин кислотасы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100