Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сырганакны җыю һәм куллану өчен киңәшләр

news_top_970_100
Сырганакны җыю һәм куллану өчен киңәшләр
Фото: © «Татар-информ»

Сырганакның файдасы турында «Ватаным Татарстан» газетасы хәбәр итә.

Безнең якларда җәй ахыры көз башында өлгерә ул. Бу җиләкнең организм өчен файдасы әйтеп бетергесез зур. Сихәте ягыннан башка бер генә җиләк тә аңа тигезләшә алмый. Сырганакны җыю – җиңел эш түгел. Ник дигәндә, аның барлык ботаклары вак кына энәләр белән капланган, җиләкләре дә вак. Шуңа күрә кайберәүләр җиләкләрне ботакларын кисеп алып җыю ягын карый.

Дөрес, сырганак җиләкләре кызгылт сарыга әйләнергә өлгермичә, саргылтрак кына да булырга мөмкин әле. Әмма бу аның өлгермәгәнлеген аңлатмый. Мондый җиләкләр компот, джем ише тәм-том әзерләү өчен бик кулай. Аларны җыюы да җиңелрәк: каты тышчалы булганлыктан, кулга тоткач ук сытылырга тормый. Ә менә төрле чирләрдән бик шәп дәва булып торган сырганак мае ясау өчен җимешнең әфлисун төсенә кереп, кул тияр-тимәс үк сытылыр дәрәҗәгә җитүен көтәргә кирәк.

Җыю

Инде әйткәнебезчә, җиләкне, бигрәк тә артык өлгергәнен җыю бик авыр. Шуңа күрә аны төрле хәйләләр кулланып җыялар. Әйтик, тимерчыбыктан кыскыч ясап. Шул кыскыч белән ботактагы җимешләрне савытка сыдырып кына төшерәләр.

Файдасы һәм зыяны

Өлгереп җиткән җимешләр чын мәгънәсендә файдалы матдәләр «келәте» булып тора. Алар безнең организмны витаминнар, файдалы кислоталар, макро- һәм микроэлементлар, фруктоза, глюкоза белән баета. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмау һәм алардан дәвалану өчен бик әйбәт «дару» бу. Сырганак иммунитетны ныгыта, инфаркт, инсульт ише авыруларны булдырмауга ярдәм итә. Ә инде бу чирләрне кичерүчеләргә көн саен 50 яки 100 грамм җиләк ашау организмга әйтеп бетергесез зур сихәт бирә. Әчкелтем булганлыктан, җимешне бал белән ашап, соңыннан чиста су эчеп кую әйбәтрәк. Сырганак шулай ук ашказанында яман шештән интегүчеләрнең хәлен җиңеләйтүгә дә сәләтле (көненә өч тапкыр 1әр аш кашыгы ашарга).Әлбәттә инде, зыяны да юк түгел. Һәр «дару»ның үз «плюслары» һәм «минуслары» бар чөнки. Әйтик, сырганак кайбер кешеләрдә аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Бавыр, бөер, сидек куыгы авыруларыннан, кан басымы түбән булудан интегүчеләргә дә сырганак «бармый».

Сырганак чәе һәм төнәтмәсе

Яфраклары да бик файдалы. Аларны, киптереп, чәй рәвешенә китереп эчәләр. Сырганак чәе авыз куышлыгы һәм казналык авыруларыннан котылуга ярдәм итә. Чәйне болай ясыйлар. 500 мл кайнап торган суга 3 чәй кашыгы төелгән яфрак салып, 10-15 минут тоталар. Сөзеп, көненә 2 тапкыр 150-200 мл күләмендә эчәләр (яки авызны чайкаталар). Мондый төнәтмәне салкын тигәндә, гомумән, теләсә нинди ялкынсынудан эчәргә мөмкин.Төнәтмәсе дә чәй кебек ясала. Бары тик төнәтү вакыты гына озайтыла (30 минут). Моның өчен термос кулланырга була. Сырганак төнәтмәсе ревматизм, остеохондроз кебек буыннар авыруларын җиңеләйтә. Төнәтмәне көненә 50шәр мл күләмендә эчәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100