Сырганак файдалы матдәләргә бай җимеш. Аның чәчәкләре иртә язда, куак үзе яфрак ярганчы чәчәк ата. Җимеше кышка хәтле сакланырга мөмкин. Кечкенә кызгылт-сары җимеше медицинада да, косметологиядә дә киң кулланыла. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: ул бары тик җил белән генә серкәләнә. Ә сырганак үссен өчен, ана куак янында ата куак та булырга тиеш. Шунсыз уңыш булмаячак.
Сырганакта витаминнар һәм микроэлементлар күп
Сырганак җимешендә алма кислотасы күп, якынча 2% куе май, Р витаминнар төркеменә керүче маннит һәм кверцетин да бар. Кверцетин үпкә эшчәнлеген яхшырта, яман шеш авыруларын кисәтә, организмга көч бирә.
1 стакан сырганак суында аскорбин кислотасы, В1, В2, В6 витамины, Е витамины, 10 мг % каротин матдәсе, шулай ук склероз үсешен киметүче В-ситостерин бар. Бу бигрәк тә олы яшьтәге кешеләргә кирәк.
Сырганакның файдасын кызганычка каршы бик үк белеп бетермиләр. Ул иң беренче чиратта – гемоглобинны күтәрүче җимеш. Аның кайнатмасы белән яраларны юып төшерергә була. Алай тән тизрәк төзәлә. Ә сырганак чәе кәефне күтәрергә дә булыша.
Кайсы вакытта кулланырга киңәш ителми?
Сырганакның файдасы бик күп булуга карамастан, гастрит, үпкәдә таш булган очракта, түбән кан басымы булган очракларда табиблар аны кулланырга киңәш итми. Каротин матдәсе аллерген да булып тора.
Салкында сакланган килеш сырганакның җимеше үзенең файдалы матдәләрен яхшы саклый. Хуҗабикәләр аны кышкылыкка катырып та куялар.
Сырганакның җитешүе август ахырларына туры килә. Әлбәттә, аның тәме әчкелтем булганга, әзер килеш бик сирәк кулланалар. Җимешеннән сок, мармелад, желе, кайнатмасын да ясыйлар.
Сезгә гади сырганак кайнатмасын тәкъдим итәбез
Беренче эш итеп, бер кг чистартылган, бозылмаган җиләкләрне алабыз. Аны бер кат суда юып алабыз. Эмаль савытка салып 1,3 кг шикәр салабыз. Җиләк үзенең согын бирергә тиеш. Шуңа берәр сәгатькә калдырабыз. Ул арада банкаларны әзерлибез.Кайнатманы газга куеп кайнатабыз. Куеланганын күрүгә, банкаларга тутырып куябыз. Чәйләрегез тәмле булсын.