news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сырганак җимешенең нинди файдасы бар?

Кан авырулары булган кешеләргә сырганак ашаганда сак булырга кирәк.

news_top
Сырганак җимешенең нинди файдасы бар?
https://pixabay.com

Диетолог Александра Давыдова сырганак җимешенең файдасы турында сөйләгән. Киңәшләр сайтында шул хакта яздылар.

Сырганакта А, В1, В2, С, D, Е һәм башка витаминнар, егермеләп минераль элемент бар.

Сырганак ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, йөрәк, бавыр сәламәтлегенә файдалы, тире авырулары төзәтә. Иммунитетны ныгыта, кан басымын киметә, канда шикәр микъдарын төшерә. Салкын тиеп авырганда да файдасы бар.

Кан авырулары булган кешеләргә сырганак ашаганда сак булырга кирәк. Ул канны сыекландыра. Аллергия китереп чыгаруы ихтимал. Ашказаны-эчәклек тракты авырулары ярсынган стадиядә булганда да сырганак ашамый торырга кирәк.

Сырганакны сакларга куйганда юарга кирәкми, ашар алдыннан гына чайкап алыгыз.

Сырганак җимеше натураль рәвештә дә, кайнатма, морс буларак та файдалы. Кышын сырганактан чәй ясап эчү файдалы. Ул организм эчендә ялкынсынуны бетерә.

Шулай ук сырганак җимеше бәхет гормоны барлыкка килүгә ярдәм итә, канны сыекландыра, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар