Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сырганак белән әфлисун чәенең рецепты

news_top_970_100
Сырганак белән әфлисун чәенең рецепты
Фото: Видеодан скриншот

Миләүшә Сабирова социаль челтәрдәге сәхифәсендә ресторандагыча итеп сырганак белән әфлисун чәе ясарга өйрәткән.

Моның өчен 300 грамм сырганак, 1 зур әфлисун, дарчин, кардамон, имбир, бөтнек кирәк булачак. Барысын бергә салып блендерда вакларга һәм, махсус савытларга салып, туңдыргычта катырырга.

Чәйнеккә берничә шакмак әзер «чәй» салырга һәм кайнап чыккан су салырга.

Чәйгә тәменчә бал салырга мөмкин.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100