Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сырганактан компот, кайнатма, джем рецепты

news_top_970_100
Сырганактан компот, кайнатма, джем рецепты
Гөлүзә Василова

Файдалы үзлекләре һәм витаминнар саны буенча сырганакны «җимешләр патшабикәсе» дияргә була, хәтта аның яфракларында да аскорбин кислотасы бар. Яфракларын юарга, киптерергә һәм чәй ясап эчәргә була, төсе дә яхшы чыга.

Гөлүзә Василова

Фото: © 

Сырганактан джем

Ингредиентлар: 1 кг сырганак, 1 кг шикәр комы, 200 мл су. Беренче эш итеп, җимешләрне юарга һәм саркытырга. Ширбәт кайнатырга, болгатып торырга, шикәр комы эреп беткәч, әзер җиләкләрне салырга.

Сырганак йомшарганчы кайнатырга. Аннары җимешләрне иләк аша үткәрергә һәм янә ширбәткә салырга, сүрән утта ярты сәгать кайнатырга. Әзер джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырырга.

Сырганактан компот

Ингредиентлар: 500 г сырганак, 1,5 литр су, 150 г шикәр комы, 3 аш кашыгы лимон согы. Кайнап торган суга сырганак һәм шикәр комы салырга. 10 минут кайнатырга. Аннары лимон согы өстәргә һәм тагын 5 минут утта тотып алырга, даими болгатып торырга кирәк. Табынга бирер алдыннан сөзәргә.

Сырганакттан «биш минут» кайнатмасы

Ингредиентлар: 1 кг сырганак, 1,2 кг шикәр комы. Җимешне чистартырга һәм юарга. Сырганакны кәстрүльгә салырга һәм өстенә шикәр комы салырга, согы чыкканчы яхшылап болгатырга. Кәстрүльне газга куярга һәм кайнатып чыгарырга, аннары газны ачып, 5 минут утта тотарга. Кайнатманы болгатып торырга кирәк. Аны кайнар килеш банкаларга тутырып куярга.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Кайнатмыйча ясалган варенье

Ингредиентлар: 2 кг сырганак, 3 кг шикәр комы.

Җиләкне сабакларыннан һәм яфракларыннан читартырга, аннары салкын суга салып куярга. Әзер сырганак җимешләрен блендер белән вакларга, аннары вак иләк аша чыгарырга.

Аннары бу массага шикәр комы салырга һәм яхшылап болгатырга. Вареньены банкаларга салырга һәм салкын урында яки суыткычта сакларга.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100