Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сыр, йогырт һәм чили борычы белән пешерелгән яшелчәләр

"Сарман" газетасыннан сыр, йогырт һәм чили борычы белән пешерелгән яшелчәләр рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Сыр, йогырт һәм чили борычы белән пешерелгән яшелчәләр
Әлеге ризыкны пешерү өчен: 3 баклажан, 3 болгар борычы, 1 кызыл чили борычы, 3 помидор, 200 грамм сыр, 400 мл йогырт, бал кашыгы очында төелгән кара борыч.

Баклажанның әчесен алабыз. Моның өчен аларны буе белән кисәбез, зур тәлинкәгә салабыз һәм тоз сибәбез, 20 минуттан салкын суда юабыз һәм сөлге белән киптерәбез.

Помидорны – телемләп, борычны таяк формасында һәм боҗралап турыйбыз. Чили борычын боҗралап турыйбыз, орлыкларын алабыз. Сырны эре угычта уабыз.

Тирән пыяла савытны кара борыч һәм зәйтүн мае белән ышкыйбыз.

Яшелчәләрне матурлап, савытка салабыз. Баклажан, помидор, борыч, берничә боҗра ачы борыч, сыр, йогырт – шундый тәртиптә салабыз.

180-200 градуска кадәр җылытылган духовкага салабыз.

Барлыгы 1 сәгать 20 минут вакыт кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100