Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шыр ялангач кыз танкка буяу сиптергән: аны 5 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр

news_top_970_100
Шыр ялангач кыз танкка буяу сиптергән: аны 5 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Барнаулда булган гаҗәп очрак турында «Известия» яза. Шыр ялангач кыз шәһәр уртасындагы Т-34 танкына менә һәм баллончиктан кызыл буяу сиптерә.
Кызны полиция тоткарлый. «Әй, карачкы, монда кил!» – диләр кызга. Әмма кыз танктан төшмичә генә: «Кил. Нәрсә кирәк?» – дип сорый. Кызны тоткарлый башлагач, ул үзен тотмаска куша, кием сорый.

Кызны полиция бүлегенә алып килеп япканнар. Фотодан аңлашылганча, аның киеме юк, өстенә ниндидер япма ыргытканнар. Бу кызга 24 яшь икәне хәбәр ителә. Хәзер җинаять эше кузгатылган. Кыз «Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлләргә зыян китерү» маддәсе буенча (243.4нче маддә, 2нче өлеш, «б») гаепләнә.

Кызга 2 миллионнан алып 5 миллион сумга кадәр штраф, 5 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Әмма иң элек, кызның нигә бу гамәлне кылганын белү өчен, аңа психиатрик экспертиза үткәреләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100