Сыр яратучылар өчен бу бик тәмле ризык булачак. Ачы камыр яки төче камырдан пешерергә мөмкин.
Эчлек өчен каты сырны эре угычтан уарга, йомырка сытарга, чеметем тоз, яшеллек турарга, мин катырылган укроп салдым. Бу массаны яхшылап болгатырга кирәк.
Вак җәймәләр ясарга һәм, эчлекне салып, пәрәмәч итеп ясарга.
Духовкада әзер булганчы пешерергә.
Сырлы пәрәмәчләр җылы килеш бик тәмле була. Аларны соңрак җылытып ашарга да мөмкин.