Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сыр белән помидордан җиңел салат рецепты

news_top_970_100
Сыр белән помидордан җиңел салат рецепты
Фото: Гөлүзә Василова

Бу салат бик гади һәм тиз ясала. Зур тәлинкәгә, катлап, ингредиентларны салып кына барырга кирәк.

Аның өчен салат яфрагы, яшел тәмләткечләр (руккола яки яшел тәмләткечләр), моцарелла сыры (вак шарчыклар), ысланган колбаса, черри помидоры, эрбет чикләвеге, бальзамик соус, зәйтүн мае кирәк.

Ысланган колбасаның нечкә итеп ясалганын алырга һәм юка түгәрәк итеп турарга, черри помидорларын һәм сыр шарчыкларын урталай кисәргә кирәк.

Яшел тәмләткечләрне юарга, кипшетергә һәм зур тәлинкәгә җәеп салырга, аннары аның өстенә калган ингредиентларны тезеп чыгарга, өстенә бальзамик соус һәм май салырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100