news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сыр белән эремчектән ясалган кабымлык рецепты

news_top
Сыр белән эремчектән ясалган кабымлык  рецепты

Ингредиентлар: 1 кап яки 200 грамм эремчек, 100 грамм сыр, 1 йомырка, 0,5 чәй кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 3 кашык он.

Әзерләү:

Эремчекне иләк аша чыгарабыз яисә чәнечке белән йомшартабыз. Сырны угычтан чыгарабыз. 1 йомырка сытабыз. Яхшылап болгатабыз. Он һәм көпшәкләндергечне кушабыз. Әзер камырны бүлгәлибез. Алардан бублик ясыйбыз. Пергамент җәелгән табага тезәбез. Өстенә җитен орлыгы яисә көнҗет орлыгы сибәргә була. Шулай ук мәк тә сибәргә мөмкин.

Мичне алдан ук 180 градуска кадәр җылытабыз. 20-25 минут пешерәбез. Әлеге ризык кайнар килеш тә, суынгач та тәмле була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар