Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сыр ашы һәм гөмбә ашы рецепты

news_top_970_100
Сыр ашы һәм гөмбә ашы рецепты
Гөлүзә Василова

Крем-ашлар куе һәм туклыклы, шул ук вакытта җиңел ашлар рәтенә керә. Бүген сезгә сыр ашы һәм гөмбә ашы рецептын тәкъдим итәм.

Сыр ашы өчен 300 грамм тавык түше, 350 грамм бәрәңге, 100 грамм кишер, 100 грамм суган, 160 грамм йомшак сыр, 1 дәфнә яфрагы, 4-5 данә хуш исле түгәрәк борыч, 1 бал кашыгы тоз, 1,3 литр су кирәк.

1,3 литр суга тавык түшен, борыч, дәфнә яфрагы салып пешерергә куярга, кайнап чыккач, өресен алырга. Сүрән утта 30-40 минут пешерергә. Аннары итне алырга, суытырга һәм турарга.

Кишер белән суганны чистартырга һәм турарга, үсемлек маенда 7-8 минут кыздырырга.

Йомшак сырны угычтан уарга.

Шулпага бәрәңге турап салырга, кайнап чыккач 10 минут пешерергә, шунда ук суган-кишер катнашмасын, итне, тоз, борыч салырга. Шуннан соң 10 минут пешерергә һәм блендер белән ваклап бетерергә. Аннары сырны салырга һәм ул эреп беткәнче 5-7 минут газда тотарга. 

Ак ипине шакмаклап турарга һәм коры табада киптереп алырга. Табынга биргәндә аш өстен киптерелгән ипи кисәкләре һәм микрояшеллек белән бизәргә була. Шулай ук башкача да бизәргә мөмкин. Мисал өчен, йомырка сарысын угычтан уарга, яшеллек турарга һәм аш өстенә салырга кирәк.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Гөмбә ашы өчен 600 грамм бәрәңге, 300 грамм шампиньон гөмбәсе, 200 грамм суган, 200 мл сөт өсте (сливки), тоз, борыч, кыздыру өчен – үсемлек мае.

Шулпада яки гади суда бәрәңге пешерергә. Аннары суын түгәргә, изәргә кирәк.

Гөмбәне һәм суганны турарга. Үсемлек маенда башта суганны кыздырырга, аннары гөмбәне салып пешереп бетерергә. Соңыннан әлеге массаны (ашны бизәү өчен 3 кисәк гөмбә калдырырга) блендер белән вакларга һәм бәрәңгегә салырга.

Шунда ук сөт өсте салырга, тоз һәм борыч сибәргә. Җылытып алырга, блендер белән изәргә.

Ипи яки батонны шакмаклап турарга һәм духовкада киптереп алырга.

Табынга биргәндә, аш өстенә вакланмаган берничә кисәк гөмбә һәм кипкән ипи кисәкләре куярга була. Шулай ук аз гына зәйтүн мае да салырга мөмкин.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100