Сыр файдалы ризык санала, әмма аны артык күп куллану авырлык артуга китерергә мөмкин. Моннан тыш, кайбер авырулар булган очракта ул сәламәтлек өчен зыянлы да булырга мөмкин. Бу хакта диетолог Джулия Зумпано сөйләгән.
Белгеч сүзләренчә, сырның төп кимчелеге – аның калориясе бик югары булуда. Ике телем сырда ук тулы бер төшке аштагы кадәр калория булырга мөмкин. Шуңа күрә артык ашаудан саклану өчен көненә 30–40 граммнан артык сыр ашамаска киңәш ителә.
Моннан тыш, югары кан басымы һәм канда холестерин күләме арткан кешеләргә сырны саклык белән кулланырга кирәк. Диетолог фикеренчә, мондый очракта хайван майларын һәм күпчелек сыр сортларында булган тозны артык кулланудан тыелу мөһим. Әгәр канда холестерин югары булса, атнага 80–100 граммнан артык сыр ашамаска киңәш ителә.
Шулай ук бөер авырулары һәм матдәләр алмашы бозылган кешеләргә дә сыр ашауны чикләргә кирәк. Мондый очракта табиб эремчеккә, моцареллага, швейцар сырына, пармезанга яки фета сырына өстенлек бирергә киңәш итә, дип яза «Радио 1».