news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сынумы, сыналумы... яки психик сәламәтлек үзәгендә булганнан соң уйланулар

news_top
Сынумы, сыналумы... яки психик сәламәтлек үзәгендә булганнан соң уйланулар
Фото: © Ясалма фәһем ярдәмендә ясалды

Бүгенге дөньяның тизлеге, көндәлек стресслар һәм тормыш сорауларына җавап таба алмау кешенең тән генә түгел, ә җан саулыгын да сыный.

Мин Ижау шәһәренең Үзәк мәчете имам-хатыйбы Габдерәшит хәзрәт Газизуллин һәм мөселман волонтерлар белән Удмуртия Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник психик сәламәтлек үзәгендә булып кайттым. Бу сәфәр бик күп тирән сорауларга җавап эзләргә этәрде һәм җәмгыятебездәге яшерен чирләрне күрү мөмкинлеге бирде.

«Курыкмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк»

Фото: © Эльмира Нигъмәтҗан

«Психбольница» түгел, «савыгу үзәге»

Элек халык телендә курку тудырган «психбольница» дигән сүз бүген үзенең исемен дә, эчтәлеген дә үзгәрткән. Баш табибының социаль реабилитация буенча урынбасары Гөлсинә Рудина сүзләренчә, күп кенә кешеләрнең психотерапевт ярдәменә мохтаҗ булып та, дәваланырга бармавы төп проблема булып тора

«Күп кеше психотерапиядән баш тарта. Бигрәк тә өлкән буын арасында психологка, психотерапевтка бару куркыныч әйбер булып тоела. Алар кешенең күңелендә «казыналар» да, аннан соң, «башы киткән» дип, юләрләр йортына урнаштыралар, исәпкә куялар», дигән дөрес булмаган фикер яши. Биредә дәвалану гомерлек тамга булып кала дип уйлыйлар. Ләкин бу һич алай түгел. Бүген медицина да, хезмәткәрләр дә үзгәрде. Монда җиңелрәк диагноз белән килгән кешеләрне беркем дә исәпкә куймый. Курыкмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һәр чирне вакытында дәвалау җиңелрәк», – дип аңлатты Гөлсинә ханым.

Сәер кешеләр ни өчен күбәя?

Үзәкнең амбулатор-поликлиника ярдәме буенча баш табиб урынбасары Илдар Фәхриев безне бүлекчәләр буенча озатып, таныштырып йөрде. Кулындагы зур ачкычлар бәйләме бер бүлектән икенчесенә чыккан саен чыңлап, әле бер, әле икенче ишекне ачты, бикләде. Бу биредәге тәртипнең җитдилеге турында сөйли. Делирий (акылдан язу), баш имгәнүләре, шизофрения кебек авыр чирләр белән дәваланалар биредә. Кемдер үз-үзен карый ала (юына, киенә, ашый), кемнедер хезмәткәрләр карарга мәҗбүр.

Бүгенге медицина статистикасы һәм моның сәбәпләре турында безгә Илдар әфәнде бәйнә-бәйнә сөйләде. Аның сүзләренчә, хәзерге җәмгыятьтә чирләрнең структурасы үзгәргәннән-үзгәрә бара.

Бездә күпчелек стационарда түгел, ә амбулатор рәвештә дәвалана. Ләкин минем фикеремчә, гомумән алганда, психик авыруларның формасы да катлаулана. Сәер кешеләр күбәя. Ни өченме? Чөнки дөньяда стресс бик күп. Кешеләрнең тормышка карашлары чуалчык, алар үзләренең нинди максат белән яшәгәннәрен белми. Күңелләрнең рухи яктан буш булуы, бер максатсыз яшәү, киләчәкне күзалламау һәм социаль басым кешенең иң нәзек урынына – психикасына суга, – дип ассызыклады Илдар Фәхриев.

Белгечкә ияреп, биредәге шыксыз соры коридорлар буйлап атлаганда, аның яшәү мәгънәсе, җәмгыятьнең сәламәтлеге турындагы фикерләре миңа тагын да кискенрәк булып тоелды.

Шул вакытны балалар бүлегендә әле төзекләндерү эшләре яңа тәмамланган бер бүлмәгә керү болытлы көнне кояш чыккандай тәэсир итте. «Удс.Добро» дип аталган хәйрия фонды «Доступная сенсорная комната» программасы кысаларында психиатрия хастаханәсенең балалар психоневрология бүлегендә әлеге бүлмәне ачканнар. Бу аларның Россиядә ундүртенче сенсор бүлмәсен ачуы икән! Изге җанлы кешеләр бирегә матур урындыклар, проектор һәм балаларның иҗади үсеше өчен башка җиһазлар урнаштырырга ярдәм иткән.

«Бер бүлмәгә керү болытлы көнне кояш чыккандай тәэсир итте»

Фото: © Эльмира Нигъмәтҗан

«Ышаныч телефоны»

Үзәктә тулысынча аноним хезмәт күрсәтүче җаваплы бүлекчәләрнең берсе – «Ышаныч телефоны» да эшли. Монда шалтыратып, үз исемеңне әйтмичә дә киңәшләшергә, күңелеңдәге аһ-зарларың белән уртаклашырга, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында квалификацияле белгечләр ярдәмен алырга мөмкин.

Бүлекнең җитәкчесе – исеме Ижау шәһәренең Мактау тактасына кертелгән, медицина хезмәткәрләре профсоюзы рәисе, психотерапевт Марина Рябова.

«Ышаныч телефоны» хезмәте биредә 30 елдан артык эшли икән. Марина Петровна сүзләренчә, белгечләр бик катлаулы шартларда эшли. «112» кичектергесез хезмәтеннән барлык авыр очраклар турыдан-туры шушы телефонга күчерелә. Ковид һәм хәзерге махсус хәрби операция вакытында да психологлар алгы сызыкта.

«Соңгы вакытта СВОда катнашучыларның гаиләләре, бигрәк тә тол калган хатыннар һәм әниләр еш мөрәҗәгать итә. Максатыбыз – аларның күңелләрендәге шомны һәм сагышны басу. Махсус исәп журналы да алып барыла», – ди Марина Петровна.

Психологик ярдәм сораучылар арасында исерек хәлдә «Мин үз-үземә кул салам», – дип куркытырга теләүчеләр дә очрый икән.

Марина Рябова ак яулыклы мөселман волонтерларга караш ташлап: «Биредәге консультантларыбыз христианлык, ислам, буддизм нигезләрен яхшы белергә тиеш. Чөнки шалтыратучылар арасында дини сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр бик күп. Белгечләр һәр диннең үзенчәлеген исәпкә алып, җанны тынычландыру юлларын таба», – дип сөйләде.

Ике авыру тарихы

Бу сәфәр вакытында без психозның һәм тормыш кыенлыкларының кеше тормышын ничек җимерүен үз күзләребез белән күрдек. Безгә ике хатын-кызның язмышы белән якыннан танышырга туры килде.

Беренче тарих. Аны хастаханәгә китергәндә, ул сүз дә әйтә алмый торган авыр хәлдә була. Аны мәчет янында... шәрә килеш табалар. Чәчләренә төтен исе сеңгән, өсте пычрак, үзе берни аңламый... Бүген ул мондый халәттән чыккан. Менә аның сүзләре: «Мәчеткә йөрдем. Узган ел әтием үлде. Әни өч ел элек инсульттан вафат булган иде. Кызым бар, абыем СВОда. Мәчеткә таң алдыннан бардым. Сөйгән кешем белән аерылышкан идек... Аллаһ белән сөйләшергә, нишләп мин генә шундый бәхетсез дип сорарга барган идем... Барысы да исемдә түгел...»

Ул безгә «Әл-Фатыйха» сүрәсен сөйләп күрсәтте. Әбисе намаз укыган, аңа да өйрәткән. Савыгып килүче бу авыру апа безнең «Янарыш» газетасын да яхшы белә икән. «Татарча беләсеңме?» – дигән сорауга, «Аңлыйм, әмма начар сөйләшәм. Мин татар җырларын бик яратам, дип, җырлап та күрсәтте. Имам һәм волонтерлар аңа: «Тынычлану өчен сабырлык белән «Ихлас» сүрәсен укыгыз. Аллаһтан җан тынычлыгы сорагыз. Вакытыгыз күп, аны рухи савыгуга багышлагыз», – дип киңәш бирделәр.

Икенче тарих. Ул – күрше республикадан килгән татар хатыны, кызы Ижауда яши. Аның тормышы тулысынча авырлыклардан гына торган:

«Балачактан авыр мохиттә үстем. Әти гел эчте, әнине дә, безне дә рәнҗетте. Исереп кайткач, өйдәге шкафларны, телевизорны – барысын да җимерә иде. Яшь чакта клубка чыксам, егетләр исерек әтинең кыланмышын күрсәтеп үчеклиләр иде. Бик нык хурлана идем, «исерек кызы» диюләрен ишетү бик авыр булды. Кияүгә чыккач, ирем сеңлем белән хыянәт итте, алдады. Сеңлем балачактан авыру иде. «Ник алай иттең?» – дигәч, ирем: «Сеңлең үзе шулай теләде!» – дип җавап кайтарды. Җаным бик сызлады...

Кызым, кияүгә чыгып, шәһәргә китте. Кайнаналары белән бергә торалар, ике балалары бар. Гаиләләрендә гел акча җитмәде, ярдәм итәргә тырыштым, булган кадәр акча җибәреп тордым. Санаторийда эшләдем. Пенсиягә чыккач, хәлем бөтенләй начарланды. Эшләгәндә җиңелрәк булган икән, бәхетсез тормышым турында уйларга вакытым аз калган. Ә эштән туктагач, башка әллә нинди авыр уйлар килә башлады».

Бу авырлыклар өстенә урында яткан әнисен 3 ел буе карау да сәламәтлеген какшаткан. Ире исә 2015 елдан бирле 4 тапкыр инсульт кичергән. Ире түшәккә калыр дип куркып, үзе дә авыруга сабышкан, паник атакалар башланган, төннәрен һава җитмичә идәндә аунаган.

«Мин психик авыру түгел бит, үз аңымдагы кеше, бары тик чирем шундый... Хәзер хастаханәдән чыгарга да куркам, янә тыным кысыла башлар кебек. Чисталыкны бик ярата идем, хәзер әллә ни булды... Эшлисем килә, тик көчем юк. Сез, намаз укымыйсызмы, дип сорыйсыз? Гомер буе Аллаһтан ирем әти кебек эчмәсен, шкаф-телевизорларыбыз булсын дип сорадым. Ул 20 елдан соң, авырый башлагач кына эчүен ташлады. Ирем холыксыз, эчкече булгач, минем кулыма калсын иде дип тели идем, ник алай теләгәнмендер! «Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк», – дип әйтүләре дөрестер... Шулай хастаханәдә еллар буе ятармын дип, бер дә уйламаган идем, догаларны да истә калдыра алмыйм, һич хәтерем юк», – дип елады ул.

Волонтерлар аны да җылы сүзләр белән юаттылар: «Бу – сыну түгел, ә сыналу. Аллаһ сезнең бу сынауны ничек узганыгызны күрә. Аллаһтан ярдәм сорагыз, Ул, һичшиксез, ишетер. Исегезгә төшкән саен «Сөбханаллаһ», – дип әйтегез, гөнаһларны кичерүен сорагыз. Сезнең янга килүебез соңгысы булмас, күчтәнәчләр белән тагын килергә тырышырбыз».

Бу сәфәрдән кайтканда, һәрберебезнең йөзе уйчан иде. Габдерәшит хәзрәт Газизуллин билгеләп үткәнчә, психик тайпылышларның тамыры кешегә балачактан төшкән рәнҗешләрдә, аның озак еллар кемгәдер үпкә-ачу саклап йөрүендә, озак еллар җыелган стресста һәм иман зәгыйфьлегендә. Кеше рухи таянычын югалткач, җаны сыкрый башлый, ә тән моңа авыру белән җавап бирә.

Үзем дә шундый нәтиҗә ясадым: психик сәламәтлек үзәгендә дәваланучылар – җәмгыятьтән читләштерелгән «башка дөнья» кешеләре түгел. Алар – арабызда яшәүче, безнең кебек үк яратырга, яратуны тоярга сәләтле, тик кайсыдыр мизгелдә тормыш йөген күтәрә алмыйча, сынып калган кешеләр. Аларга табиб даруы гына түгел, җылы караш һәм «Мине ишетүче бар!» – дигән ышаныч кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар