Башта Илшатның хатыны Гөлүсә чиргә тарыды. Чир бит ул синең яшеңне сорап тормый. Әлеге инсульт дигәннәре аяктан екты хатынны. Яшь гаилә өчен зур кайгы булды ул. Озак кына Гөлүсәне хастаханәдән кайтармый тоттылар. Йөгерде дә соң Илшат дөнья көтәм дип. Иртән иртүк торып терлекләре янында чапты, сыерын сауды, ашатты-эчертте тегеләрне. Аннан соң өйгә кереп, иртәнге ашка нәрсәдер хәстәрләде. Кызларын уятып, юындырып-ашатып, берсен бакчага, икенчесен мәктәпкә илтте. Шуннан соң үз эшенә йөгерде. Әле шул арада вакытын табып, аңа Гөлүсәсенең барып хәлен белергә, ризык илтергә кирәк иде. Бригадиры Госман кырын күз белән карый башлаган иде инде аның еш кына югалып торуларына.
Бераз тернәкләнеп кайтты Гөлүсә. Аягын сөйрәп булса да өй эчендә йөрерлек хәлдә иде. Хатыны өйдә булгач, Илшатка да көч кергән кебек булды, балалар шатландылар әниләре яннарында булганга. Барыбер яшь организм әкрен-әкрен булса да терелүгә таба бара иде. Бу күргәннәр онытылыр, алдагы көндә барысы да яхшы булыр, дип өметләнеп көннәрен үткәрделәр ирле-хатынлы.
Бәла ялгызы йөрми дигән сүз бар халыкта. Моның хаклыгын үз язмышында татыды Илшат. Көтмәгәндә-уйламаганда, мәктәптән кайтып килгән олы кызлары Асияны үткенче бер машина бәрдереп китте. Больницага да алып барып йөрер кыяфәте калмаган иде баланың. Бар авыл халкы елады бу фаҗигадән соң. Ә теге качкан шоферның эзенә төшә алмадылар шул килеш.
Бу кара кайгыдан соң Гөлүсәнең чире тагын көчәйде. Аяк-куллары тыңламас булды, сөйләр сүзен әйтеп бирә алмый башлады. Шунысына өстәлеп, тагын баш чире башланды хатында. Көннең кайсы вакытына карамый үтереп башы авырта башлады Гөлүсәнең. Тәгәрәпләр йөрде бүлмәләр буйлап. Әллә кайгы, әллә шул баш чире сәбәп булды, хәтере таркалды аның, юк кына нәрсәне дә аңламас булды. Көннән-көн көчәя генә бара иде чире. Врачларга каралырга алып баргач, кире борып кайтардылар.
Барысы вакытка бәйләнгән. Без артыгын берни эшли алмыйбыз, - диделәр. Бер кочак дарулар язып кайтардылар.
Әле моның белән генә бетмәгән икән. Илшат аыл читендәге тау яланында тракторы белән печән чаба иде. Ничектер күзе төшеп калып, авыл өстенә күтәрелгән куе төтенне чамалап калды ул. Янгынның кай тирәдәрәк чыкканын аңларлык түгел иде. Әмма йөрәге дерт итеп төште ирнең, нидер сизде күңеле. Ураган алымының очына чыкмыйча, тракторында авылга таба җилдерде ул.
Үз ураманарына борылгач, кайда янгын чыкканына төшенде. Аларның капка төбендә халык төркеме, техникалар җыелып тора. Сикереп төште ир кабинасыннан. Өе урынында көйрәп яткан торымбашлар гына торып калган иде...
Кызы Сөмбел бакчада булган. Хатыны Гөлүсәне ут эченә кереп, күршесе Шәүкәт алып чыгып өлгергән. Газ плитәсеннән чыккан, дип фаразладылар янгынны тикшерүчеләр.
Бар киемнәре янып көл булган, документлары-кәгазьләре утта калган гаилә Илшатның абыйсына барып сыенды. Аның яңа өе янында кош оясыннан чак кына зуррак иске өе сүтелми тора иде. Шунда урнашкандай иттеләр. Әлбәттә, авыл халкы булдыра алган кадәр ярдәм итәргә тырышты. Кемнәрдер кием-салым, урын-җир әйберләре, азык-төлек ташыды. Акчалата ярдәм иткәннәр юкка якын иде. Авыл җирендә кемнең артык акчасы бар дисең?..
Ишелеп төшкән хәсрәттән гаҗиз калган Илшат алдагы көннәрен ничек тә күзаллый алмый иде. Ә хәтере көннән-көн начарлана барган Гөлүсә нидер уйларга да белми иде шикелле.
Шул чакларда гаиләнең тормышында кискен үзгәрешләр булып алды. Ерак Соль-Илецк якларыннан Гөлүсәнең олы апасы Венера кайтып төште. Анда кадәр барып ишетелгән икән авыл яңалыклары. Венера шәп хатын иде. Беркөн елап күңелен бушатты да сеңлесе Гөлүсәгә, Сөмбелне юлга әзерли башлады.
Кияү, син ике кулсыз кебек хәзер, – диде ул Илшатка ике төрле уйларга урын калдырмыйча. - Үз җаныңны да асрарлык хәлдә түгелсең. Ә сеңлемә, чирле кешегә, тәрбия кирәк. Кызыңны әнисеннән аерып булмый. Мин үзем дә ял йортында эшлим. Гөлүсәне дәвалар мөмкинлекләр бар анда, баланы да какмам-сукмам. Алып китәм мин аларны үзем белән. Син ничек тә бу упкыннан үрмәләп чыгарга тырыш. Әгәр хәлләрең яхшырса, гаиләңне юллап килеп җитәрсең. Язган булса, аңа кадәр Гөлүсә дә аякка басар, иншалла. Яхшыга өмет итик, – дип Гөлүсә белән Сөмбелне үзе яшәгән якларга алып китте.
Ялгызы калган Илшат хәмер белән сагышларын басарга өйрәнде. Аның кайгысын уртаклашкан шешәдәшләр табыла торды. Җәй азакларында бөтенләй эшкә йөрмәс булды ир. Кемгәдер ияреп башкалага чыгып китеп, шәһәр урамнарында эчкелек эзләп йөри башлады. Үзенә тиң иптәшләр анда да җитәрлек икән, сукбайлыкка башын салды. Аңа бу дөнья ике тиен – бер акча иде инде. Тормышның кызыгы китте Илшат өчен. Һәр иртәдә тагын онытылу өчен генә уяна иде ул.
Кайсы койма буенда йөрәге туктар иде, әмма тормышында тагын бер борылыш булып алды Илшатның. Әгәр мондый көнкүрешне тормыш дип әйтеп булса. Таныш сукбайлары белән көн күргән иске йортлар арасында бер адәмнең мәете табылды. Әлбәттә, хокук сакчылары килеп тулды, тикшерүчеләр киң эш җәелдерде. Шул тирәдәге кибетнең кыегына куелган камерага Илшат белән бер сукбайның йөргәннәре төшеп калган, имеш. Ул төндә нык кына салган Илшат берни белмичә ташландык иске диван өстендә йокы симерткән иде. Ә теге иптәшенең чынлап та кысылышы булган икән бу җинаятькә. Бу гамәлне тикшерүчеләр ныклап исбатладылар һәм бер исәптән Илшатка да бу эшне тактылар. Аның да катнашы булган, имеш. Үзенең гаепсез булганлыгын берничек тә исбат итә алмады ир. Хәер, аны тыңлап та тормадылар. Кулына богау кидерделәр дә алып китеп яптылар.
Тугыз ел утырып кайтты Илшат Казанга. Поезддан килеп төшкәндә кесәсендә фотосы ябыштырылган кәгазь белән өч йөз тәңкә акчадан башка берни юк иде. Шул документ белән тәмуг газаплары үтеп, тимер-бетон заводында эшкә урнаша алды. Эше бик авыр иде, әмма аңа ятактан койка бирделәр. Кол хәлендә булып эшләде дә эшләде ул. Ачлы-туклы яшәде, төрмәдән артык түгел иде монда да. Әмма ел үткәндә кеше күзенә күренерлек өс-башын карады, тиенләп бераз мая җыя алды.
Отпуск көннәре җиткәч, туры авылына кайтып китте. Авылдашары төрлечә кабул итте аны. Кайсы жәлләде, кайсы җирәнеп карады. Барысын күтәрде Илшат. Хәер, аның озак тукталасы юк иде туган авылында. Хатыны белән кызының адресларын ачыклап, ул тозлы күлгә, Соль-Илецкига юл тотты. Менә шунда, автобуста барганда гына, ничектер уянып киткәндәй булды ул. Үзенең тере җан икәнен тойды, йотлыгып тәрәзә артындагы далаларны күзәтте, кешеләр тавышына колак салды. Аның тормышында ниндидер мәгънә барлыкка килде. Ниһаять, ул якыннарын барып күрәчәк, Гөлүсәсен кочагына алачак. Икәүләшеп үткәннәрне исләп, кочаклашып ачы күз яшьләрен түгәрләр, бер-берсе белән күргәннәре белән уртаклашырлар...
Венера башта ишек катында торган Илшатны танымый торды. Танырлык та булмагандыр шул инде. Тешләре төшеп, чәчләре агарып, чыра төсле генә калган ирнең элекке Илшат белән охшашлыгы шулкадәр генә иде… Очрашу тойгылары басыла төшкәч, Венера чәй артында Илшатка яңалыклар сөйләде. Гөлүсәсе озак яшәмәгән икән инде аның, шул чирләреннән тернәкләнә алмаган, өч елдан кабер иясе булып куйган. Ә Сөмбеле, күз тимәсен, җир җимертеп эшләп йөри. Ул да Венера төсле медучилище тәмалаган, апасы белән бергәләп санаторийга урнашкан. Үткән ел кияүгә биргәннәр үзен. Кияү кеше ипле генә төсле, фатир алып аерым яшиләр... Ишеткәннәреннән сөмердәп күз яшьләре акты ирнең, кызы хакында тыңлаганда йөрәге җылынды, шатлык дулкыны басты күңелен.
Чәйдән соң бергәләшеп Сөмбелнең эш урынына киттеләр. Әтисен күреп алуга, шундук танып алып муенына килеп асылынды кызы Сөмбеле. Тыела алмый үкси башлады. Кызының аркасыннан кагып юатырга тырышкан әти кешегә шулай да рәхәт иде бу минутларда...
Өч көн кунак булды якыннары янында Илшат. Шул көннәр эчендә күзгә күренеп дәрт-дәрман белән тулды ул, аяклары җиргә тими очып кына йөрде. Якыннары белән хушлашып, тиз көннәрдә монда күчеп килергә булып кайтып китте. Монда кызы аның, монда кияве. Кызы күзгә күренеп тулылана башлаган икән. Ходай язса, озакламый оныгы аваз салыр дөньяга. Шатлык өстенә шатлык өстәр. Өметне өзәсе түгел. Бар әле Илшатны бу фани дөньяга бәйләгән җепләр, бар әле...