Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сынауларны җиңәрбез» - Рината Тей юл һәлакәтенә очраган иренең хәлләре хакында

Инстачылар Ринатаның көчле булып калуына сокланалар.

news_top_970_100
«Сынауларны җиңәрбез» - Рината Тей юл һәлакәтенә очраган иренең хәлләре хакында
Владимир Васильев

Җырчы Рината Тей октябрь аенда тормыш иптәшенең юл һәлакәтенә юлыгуы, комада булуы, операцияләр кичерүе хакында Инстаграм битендә хәбәр иткән иде. Хәзерге вакытта тернәкләнү чоры бара. Инстачылар Ринатаның көчле булып калуына сокланалар. Җырчыга һәм аның гаиләсенең язмыш сынауларын бирешми җиңеп чыгуларын, аларга сабырлык һәм сәламәтлек телиләр.

Рината Тей инстадусларына җавап биргән: «Кечкенә адымнар белән максатыбызга таба атлыйбыз. Тернәкләнү процессы озак булачак, тик мин беләм, без, һичшиксез, әлеге сынауларны җиңәрбез. Рәхмәт сезгә! Төрле моментлар була, көчсез калган чакларда башны әллә нинди уйлар биләп ала, шул мизгелдә гомернең бер генә булуын аңларга кирәк. Шул гомерне лаеклы, матур итеп яши белү мөһим. Иң яхшысы — әле алда». Җырчы тормыш иптәшенең хәлен белергә килгән дуслары Эльмира һәм Филүс Каһировларга, Гөлназ Асаева һәм башкаларга рәхмәт сүзләрен җиткерә. «Дуслык җепләре өзелмәсен», — дип яза ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100