Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сынаулар аша бәхеткә илткән юл

Яшьлектәге бер юләрлек арасында аерылышкан егет белән кыз ялгышларны төзәтеп була икәнлеген үзләренә үзләре раслый.

news_top_970_100

Салих белән Сәвия бер сыйныфта укып, мәктәпне бергә тәмамлый. Алар арасында мәхәббәт мәктәп елларында ук кабына. Сәвия Салихны армиягә озата, көтәргә вәгъдә итә. Ике арада җылы хатлар йөри, әмма берсендә Салих көнчеләнеп яза. Кызның егетнең юкка бәйләнүенә ачуы килә, «нинди көнче икән, кияүгә чыксаң, үзәк бәгыремә үтәчәк икән» дип уйлап, ашыгыч карар кабул итеп куя.

Шул көнне дискотекадан кайтканда Сәвияне Казахстаннан кунакка кайткан егет озата. Егет өлгер булып чыга, бер атнада Сәвиянең башын әйләндереп, әти-әнисе белән танышырга килә. Яшьләр никах укытып, Казахстанга китеп тә бара.

Сәвия белән Равилнең уллары туа. Сәвия башта ук үзен чит-ят җирдә ялгыз тоя, туган ягына кайтасы килеп яши. Улларына өч яшь булганда, ул баласын ала да, Татарстанга, туган ягына кайтып китә.

Әмма Сәвиянең үз якыннары янындагы бәхетле көннәре озакка бармый, 2 айдан бала авырый башлый. Табиблар балага диагноз куя алмый аптырый. Шуннан климат алыштыру ярамаган дигән фикергә киләләр. Казахстаннан әтисе кайтып, баланы алып китә, ә Сәвия авылында кала. Ике атнадан баланың үлеме турында үкенечле хәбәр килә. Сәвия туганы белән тиз генә җыенып юлга кузгала, әмма өлгерми… Баланы җирләгән булалар…

Сәвия Казахстанда кала, Равил белән тагын ике ел яшәгәннән соң, ул бөтенләйгә үз туган ягына кайтып китәргә карар итә.

…Армиядән кайтуына ничә еллар узса да, Салих гаилә кормаган әле. Сәвиянең бөтенләй кайтканын ишеткәч, аның өчен дөнья яктырып киткәндәй була. Ул берничә тапкыр Сәвияне эшеннән каршы ала, җитди нияте турында да әйтә. Әмма Сәвия «сиңа кызлар бетмәгән» дип кырт кисә.

Салих башкаларны ярата алмавын аңлый. Ул, бөтен үҗәтлеген җигеп, Сәвиянең «бер алдына бер артына» төшә. Сәвия аның көнчелеген белгәнгә «армиядән көтмәгән өчен гомер буе мине гаепләп яшәрсең», дип кияүгә чыгудан баш тарта. Әмма Салих «яшьлек хатасы» турында сүз кузгатмаска вәгъдә итә. Яшьлектә ялгышып аерылышкан парлар ничә елдан соң кавыша.

Салих сүзендә тора, Сәвиягә бер авыр сүз әйтми, яшь гаиләдә бер-бер артлы өч бала туа. Әмма матур гына гомер кичергәндә Салих хәмер белән мавыгып китә. Авылда Исерек Салих кушаматы тарала… Сәвия тормыш арбасын тартудан, исерек ир-ат белән яшәүдән талчыга. Беркөнне ул ныклап утырып уйлый, аннары кычкырып бер елый да, Салихка сайларга куша:

Салих, мин ардым болай яшәүдән. Сайла, сиңа кайсы кадерле — гаиләме яки хәмерме? Мин бүген үк аерылышырга гариза бирәчәкмен.

Салих өчен бу көтелмәгән борылыш була. Армиядән кайткач ялгыз тинтерәп йөргән еллары күз алдына килә. Армиядән кайткан зур гәүдәле егеткә кызлар кызыга иде бит. Тик берсен дә ярата алмады, Сәвия башыннан чыкмады ул вакытта да. Сәвияне үзенеке итәр өчен күпме артыннан йөрде, максатына иреште, гаилә корды, улы, кызлары үсә. Ә ул һәр көнне исерек, балалар ни күреп үсә? Үзе утырган ботакка балта белән чаба түгелме соң? Нәрсә көтә аны, янә ялгызлыкмы? Сәвия тәвәккәл хатын, әйтте исә эшли. Салих хатынының холкын яхшы белә.

Салих хәмерне авызына алмаска дип башта үзенә сүз бирә, аннары Сәвиягә «аз гына түзче, айнышып китим», ди.

Ул көн җитте… Гаиләдә тынычлык урнашты. Салих шул көннән бирле хәмер янына якын да килмәде. Тракторчы эшен, шешәдәшләрен ташлады. Ир белән хатын үз эшләрен ачты, тормышларына ямь керде. Балалар мәктәпне бетереп таралыштылар. Кырыгынчы дистәне ваклаганда Сәвия Салихка балалар йортыннан бала алу теләге турында әйтә. Күрәсең, Сәвиянең үлгән улын сагынуын басасы, аңа тиешле мәхәббәтен биреп, тагын бер баланы бәхетле итәсе килгән. Салих та аның мәңгелек йөрәк ярасы белән яшәвен белә, шуңа да каршы булмый. Алар 6 яшьлек Костяны алып кайталар. Бер сүз татарча белмәгән малай, берничә айдан абый-апалары артыннан «әти-әни» дип кабатлый башлый.

…Хәзер инде Салих белән Сәвия алтынчы дистәне вакларга җыена. Балалары да уңган, эшчән булып үстеләр. Ялларда балалар, туганнары ата-ана йортына җыелыша. Костя әти-әнисе белән яши, районда һөнәр үзләштерә.

Хәзер инде оныклары да үсеп килә. Ялгышларны яшьлектә төзәтеп, гомер көзен бәхетле каршы ала Салих белән Сәвиянең зур гаиләсе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100