
Бу дөньяны хикмәтле дими ни дисең инде, вакыт-вакыт аптырап та куясың... Чү, баштан ук сөйлим әле.
...Менә тагын атна азагы җитеп килә, югыйсә әле генә дүшәмбе иртәсе кебек иде. Вакыт дигәнең су урынына ага да тора. Командировкага киткән абзыем бер көн иртәләп кайтып та төште. Ярый әле кайтасын хәбәр итте, югыйсә камырлар җомга гына кабарасы дип, йөрерсең иркенләп. Әйбәтләп табын әзерләдем, ашы, ите-бәрәңгесе мулдан, чәйгә дип алма бәлеше дә алсуланып пешеп чыкты. Ул арада абзыем да кайтып керде. Юынып табынга утырды. Бер атналап вакыт узган, алдагы юктан гына ачулану-үпкәләшүләр инде онытылган, кәефләр әйбәт. Балаларның хәлен сораша, телендә гел онык – сагынган... Инде чәйләп алырга алма бәлешенә чират җиткәндә генә, абзыем кинәт урыныннан купты да, онытып торам, дип, киемнәре янына юнәлде. Ни булыр бу, дип уйларга да өлгермәдем, сиңайтәм, алка таптым бит әле, сыңар алка, ди бу, кулындагы ялтыравыкка күрсәтеп. «Бик затлы күренә, кара, алтындыр, сәйләннәре дә бар, чәчәк таҗы сыман ахры, бер кырыйдагысы кыйшайган, өстенә басканнардыр, сукмакта ята иде», – ди.
Мин аны-моны уйламыйча: «Ярар, шәп булган, алтын да булгач, тапшырырмын да, теш куйдырасы бит, кушып җибәрермен акчасын шунда», – дим. Бу вакытта берзаман алтын муенса табып, ломбардка тапшырып, кызыма нидер алган исемә төшеп киткән иде. «Син нәрсә, югалткан кешесе эзлидер, кая илтәләр хәзер, элек табылдыклар өстәле бар иде бит, илтергә кирәк», – ди бу. Алай гынамы – кулымнан бәлешем оча дип торам: син шуңа калдыңмы, сиңа акча кирәкме, кешенең шул кадерле әйберенә кагылыр идеңме... Тагы әллә ниләр, ишет ишетмәгәнеңне.. Югыйсә, үземдә дә сыңар алкадыр, кашсыз йөзек, өзек муенсалар әллә ничә ята, уйлап та бирмибез, әллә югалган, әллә төшеп калган.. Харап икән! Ю-ук, мин бу сүзләрне әйтмәдем, Аллаһым саклады, «ярар, белешермен» дидем дә вәссәлам. Шуның белән кичке табын да төгәлләнде. Менә сиңа сыңар алка...
Иртән торып кухня тирәсендә йөргәндә, абзыем юк булды. Озакламый кайтып та керде бу. «Бүтән юлдан тапкан әйберне аламмы соң?! Бәласеннән баш-аяк! Тапкан җирдә шул бакча аркылы чыга торган юлдагы чыршы ботагына элеп калдырдым», – ди бу, бик авыр эш башкарган кешедәй җиңел сулап. Мин дә, ялларның имин узачагына куанып, тизрәк чәй куярга ашыктым.
Кичкә табан якындагы кибетләрне әйләнеп керергә булдым. Кирәк-яракларны алып кайтып килгәндә, подъезд төбендә сөйләшеп торган күрше хатыннары янына тукталдым. Әнә, бер күршебез күзләреннән нур чәчеп, кайбер сүзләренә басым ясый-ясый тәмләп нидер сөйли. Мин дә колак салдым: «Кичә бит кичә кич буе эзләгәннәр төркемнәре белән. Әле караңгы төшкәч тә фонарь яктыртып, бөтен тирә-якны карадык, дип сөйләде. Бүген көллиятенә бару белән шалтырата, әни, алкамны малайлар табып керде, агачка эленеп калган булган, ди. Шатлыгы инде! Кыйммәтле дә түгел инде ул, авылдагы әбисе бүләге. Кайткан саен шул алкага карый-карый шапылдатып сөя аркасыннан. Ә бусы инде әбисен сөендергәнгә шат. Җитмәсә, бу атнада авылга кайтырга тора идек...»
Менә сиңа хикмәт – күрше бит, керт тә бир генә булган да бит... Авылда күрше апасының бәрәңге утыртканда югалган алтын алкасын җәй уртасында каян тапканын белсәгез... Кунаклар кайткач тавык суйганнар, бүтәкәсеннән вак ташлар белән бергә алка килеп чыккан. Бу да бер хикмәт инде – үзенеке үзенә язган, димәктән.