Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сыйныфташларым «р»ны әйт әле дип котырта иде»: ротоцизм белән сакаулыкны бетереп буламы?

Сөйләмдәге кимчелекләр балаларда төрле комплекслар тудырырга мөмкин. «Р», «ч», «ш», «ж» авазларын әйтә алмаганга күрә, яшьтәшләреннән «сакау», «картавый» дигән мыскыллау сүзләрен ишетергә туры килә. Сөйләм кимчелекләреннән котылып буламы, яки ул – гомерлек кимчелекме? Аның өчен нәрсә эшләргә кирәк? «Интертат» шул хакта логопед белән сөйләште.

news_top_970_100
«Сыйныфташларым «р»ны әйт әле дип котырта иде»: ротоцизм белән сакаулыкны бетереп буламы?

«Сыйныфташларым, «р»ны әйт әле, дип котырта иде»

Камил Шәйхетдинов, Кукмара:

Үземне күпме хәтерлим, шуның кадәр [р] авазын әйтә алганым юк. [р] авазы кергән сүзләрне яратмыйм.  [Гъ]га әйләндерәм дә куям. «Вегътолет», «кагъга» (карга), «пагък» (парк). Мәктәп елларында сыйныфташларым: «Р»ны әйт әле, – дип котырта иде. Кызлар инде чырык-чырык көлә башлый. Әле берәрсенең исеме [р]га башланса, бетте баш. Регина урынына, [Гъегина] була. Шуңа күрә кызны да ул хәреф кермәгән исемлене табуны максат итеп куйган идем. Исемендә булмаса да, фамилиясендә бар. Әмма анысы өчен борчылмыйм, чөнки тиздән ул минекен алачак.

«Гомер буе «сакау егет» булдым»

Аноним:

Син миңа язып, тагын үземне «ущербный» итеп хис иттерәсең инде. Болай да гомер буе «сакау егет» булдым. Егетләр янында «с» хәрефенә башланган сүзне сүгенсәм, көлә, төрттерә иделәр. Белмим, ни сәбәпле ул «с», «ш», «ч»ларны әйтә алмаганмындыр. Бәләкәй чакта әти-әни моңа зур игътибар бирмәде. «Була инде ул андый кешеләр», – дип тынычландырдылар. Андый кеше булу нормаль күренеш булса, алай көлмәсләр иде. Дөресен генә әйткәндә, хәзер миңа инде барыбер. Яшүсмер чагында гына шул «изгой» булып йөрелгәндер, ә хәзер моның белән баш катырмаска тырышам. 

Махсус күнегүләр дә ясап караганың булмадымы?

Юләр кеше кебек үз алдыма сөйләнеп утырыйммыни? Төрле авазлар чыгарып… Юк, рәхмәт. (көлә)

Әдилә Зиганшина, Казан:

Иптәшләрем «шишки на макушке»ны әйттерә иделәр. Ә мин кызык ясап, аларны көлдертәм. Кайбер сүзләрдә [ш] авазын әйтергә кыен иде. Башлангыч сыйныфта әби белән һәр кич «ш» хәрефе кергән сүзләрне, сүзтезмәләрне кабатлап утыра идек. Файдасы да тиде. Хәзер ялгыш кына бозып әйтә алам, күпчелек вакытта дөрес әйтәм сүзләрне. 

Язилә Сөләйманова:

[р] авазын әйтә белмим, белмәдем һәм белмәячәкмен дә, ахрысы. Мин моңа зарланмыйм. Чөнки йөргән егетемә бик ошый. «Это очень мило», – дип соклана. Ул минем бу кимчелегемне кабул итте. Исеме – Ринат, ә минем өчен ул –  Линат. «Кечкенә балалар кебек син», –  ди. 

 Логопед Зөлфия Кашбразиева балаларның ни сәбәпле кайбер авазларны дөрес әйтә алмавын аңлатты:

Ротацизм һәм параротацизм («картавость») –  еш очрый торган сөйләм җитешсезлеге. Кеше [р] авазының артикуляциясен дөрес башкармый. Шуның аркасында [р] төрле тавышлар, сызгырулар белән әйтелә яки бөтенләй башка аваз белән алыштырыла.

[р] авазын дөрес артикуляцияләү өчен, ирен белән телне дөрес торышка куярга кирәк. Ирен позициясе тешләр арасында, һава иркен чыга алырлык уртача ара калдыра. Тел кашык формасын ала һәм аның ян өлешләре өске тешләргә кагыла. Сулыш чыгарганда, ул тибрәнә һәм аваз дөрес яңгырый.

Хәзерге логопедиядә ротацизмның берничә төрен билгелиләр:

  • Бала бөтенләй авазны әйтми. Мәсәлән, карга – кага, нәрсә – нәсә, иртә – итә.
  • Увуляр ротацизм. Ул вакытта [р] йомшак әйтелә. Аны икенче төрле «французча [р]» дип атыйлар.
  • Веляр ротацизм. Бу төр җитешсезлектә [р] тел тамыры аңкауга якын һәм һава агымы үткәндә аңкау тибрәнә башлый, дөрес булмаган тавыш чыгара.
  • Тибрәнү телнең ян өлеше белән ясалуы. Кеше «р» һәм «ль»ны берләштерә, һәм нәтиҗәдә [рль] килеп чыга.
  • Интерденталь. Бала телне тешара киңлеккә куеп, [р]ны әйтә.
  • Борын аша яңгырату.
  • Әйтелеш телнең һәм яңакларның ян өлешләре ярдәмендә әйтелә.
  • [р]ны [ппр] дип яңгырату.
  • Кеше [ррр]ны озак суза алмый. [Р] авазы [д] булып яңгырый. 

«Р» авазын чыгарырга артикуляцион күнегүләр булыша. Терәк сүзләрдән, мәсәлән, [д] һәм [ж],  [т] һәм [д] авазын әйттереп китереп чыгарып була. Мәсәлән, тигр кебек ырлау, карга кебек кычкыру.

Бала белән шөгыльләнсәң, теләсә нинди авазны әйттереп була. Төрле физиологик кимчелекләр бар: тел кереше кыска булырга яки бөтенләй селкенмәскә мөмкин, балалар церебраль параличы, сөйләм аппаратында кимчелекләр була, аденоидлар аркасында, телнең мускуллары көчсез булган очракта.

Артикуляцион күнегүләрне сөйләм аппаратының гади күнекмәләреннән башларга кирәк. Алар телне җылыта һәм мускуларын ныгыта. Күнегүләрне карап китик:

1. Атынгычлар. Авызны зур итеп ачабыз һәм телне өскә-аска селкетеп, тешләргә кагылабыз. Аннары тел очын тешкә тидереп, 20 секундка тоткарлыйбыз. 

2. Күке. Авызны зур итеп ачабыз һәм телнең очын әз генә чыгарып, иреннәргә кагылабыз.  

3. Буяучы. Тел белән тешне, битне, аңкауны «буяу белән буйыйбыз».

4. Ат. Ат тояклары яңгыраган кебек, өске аңкауга тел белән басабыз.

4. Иреннәрне тел белән ялыйбыз. 

5. Мәче. Каршыбызда тәмле ризык ята дип күз алдына китерәбез дә, телне озын итеп чыгарып, ялыйбыз. 

6. Гармун. Телне өскә күтәрәбез һәм аңкауга «ябыштырабыз». Телне алмыйча, авызны ачабыз. 

[с] авазын әйтә алмаган очракта да күнегүләр ясаргамы?

 [с] авазын дөрес әйтмәү – сигматизм дип атала. Әгәр бала ул авазны бүтән хәреф белән алмаштыра икән, бу очракта парасигматизм була. Мәсәлән, бала «сушки»ны «шушки» ди. Бу очракта да күнегүләр эшләргә кирәк. Мәсәлән, тынычлыкны сакларга кирәк булганда «тсс» дибез, менә шуны даими кабатларга кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100