Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шыгырданнан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәргәннәр

Чувашия мөселманнары «Za победу» дигән банер һәм «Татар, алга!» җыры белән ролик та ясаганнар.

news_top_970_100
Шыгырданнан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәргәннәр

Чувашия Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, махсус хәрби операция зонасына Шыгырдан һәм якын-тирә татар авылларыннан җыелган гуманитар ярдәм җибәрелгән.

Мобилизацияләнгән якташларына Шыгырдан хакимияте һәм Иҗтимагый советы ярдәм җыю оештырган. Шулай ук Диния нәзарәте дә мәчетләрдә ярдәм җыю турында игълан иткән.

Гуманитар ярдәм һәм ике УАЗ автомобиле озатканнар. Алар исәбендә буржуйка мичләре, мунча комплексы, техник җиһазлар(GPS навигатор, төнлә күрү приборлары), дарулар, азык-төлек, кием-салым бар.

Гуманитар колоннаны озатуда Чувашия Башлыгы Олег Николаев та катнашкан. «Бу эшне беркайчан да туктатмабыз, Җиңүгә кадәр дәвам итәрбез», – дигән сүзләрен китерә Чувашия Диния нәзарәте.

Олег Николаев Чувашия Диния нәзарәте рәисе Мансур Хәйбулловка Рәхмәт хаты тапшырган. Мансур хәзрәт, Чувашия республикасы мөселманнарына ышаныч өчен, Николаевка рәхмәт әйткән. 

Гуманитар ярдәм җыйган кешеләргә Мансур Хәйбуллов, Батыр районы башлыгы Рудольф Селиванов, Шыгырдан башлыгы Минсур Валитов, мөфти урынбасары Ильяс Сафиянов, мобилизацияләнгәннәрнең туганнары рәхмәт әйткән.

Гуманитар ярдәмне илтеп тапшыручылар – Мансур Хәйбуллов, Батыр районы депутаты Дамир Җәмдиханов, Чувашия иҗтимагый палатасы вәкиле Альберт Сөләйманович Комахидзе, Шыгырдан Иҗтимагый советы башлыгы Илназ Мифтахетдинов.

Шыгырданда гуманитар ярдәмне озату турында ролик та төшергәннәр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100