news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шыгырданда Минсәет Таҗетдинов истәлегенә көрәш турниры булды

news_top
Шыгырданда Минсәет Таҗетдинов истәлегенә көрәш турниры булды
Фото: https://tatar-congress.org

Шыгырдан авылында күренекле милләттәшебез, Чувашиянең Батыр районы Шыгырдан авылы егете, Россиянең атказанган спорт мастеры Минсәет Тимергали улы Таҗетдинов истәлегенә татар көрәше буенча XXXVI республикакүләм ачык турнир узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Минсәет Таҗетдиновны хөрмәт итеп, турнирга күп санлы кунаклар, күренекле милләттәшләребез, танылган шәхесләр, спортчылар, аның дуслары, туганнары һәм авылдашлары килделәр. Турнирда Россиянең 5 төбәгеннән 180нән артык көрәшче катнашты. Аларның һәркайсы келәмгә дан өчен түгел, ә бөек көрәшче эшен дәвам итү өчен чыкты, дип хәбәр итә оештыручылар.

Шундый зур, төбәкара турнирны оештыруда ярдәм иткән Минсәет әфәнденең дусларына, туганнарына, авылдашларына, турнирны үткәрергә ярдәм итүчеләргә, катнашучыларга, кунакларга һәм әлбәттә, тренерларга Чувашия татарлары милли-мәдәни берләшмәсе зур рәхмәт белдерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар