«Шыгырданда сигезенче мәчет кирәкми». Имамнар данлыклы авылны фетнәчеләрдән сакларга тели
Шыгырданда берничә кеше үзләренә аерым мәчет төзергә телиләр. Әмма бу башлангычка авыл имамнары да, мөфтият тә каршы. Халык арасында да ризасызлык зур.

Чувашиянең Шыгырдан авылы турында ишеткәнегез бардыр. Ул – эшмәкәрләр авылы. Бөтен Россиягә ит саталар. Маршрутлары Алтайга да, Якутияга да барып җитә. Ислам дине тотуда да үрнәк ул – авылда 7 мәчет бар. Без моның белән дә таныш. Ләкин соңгы арада авылда фетнә чыккан: 8 нче мәчет тә төзергә кирәк, дип йөри торган төркем пәйда булган. Имамнар моңа каршы. Ник икәнен без алардан сорап белештек.
Чувашия мөфтие Ильяс хәзрәт Сафиянов безгә бу эшне башлап йөрүчеләрнең традицион ислам динен тотмаулары турында әйтте: «30, 20, 15 ел буе хезмәт куйган имамнар турында: «Җидесен, кырыгын үткәрәсез, намазларыгыз дөрес булмый», – дип сөйләүче төркем барлыкка килде. Алар безнең җәмгыятькә хас булмаган йолаларны кертмәкче. Шул рәвешле алар авылда, республикада бердәмсезлек булдыруга адым ясыйлар. Шыгырданда шушы берничә кеше аерым мәчет төзергә тели. Әмма бу башлангычка авыл имамнары да, мөфтият тә каршы, чөнки ул кешеләр исламның традицион булмаган юнәлешен тота дип фаразлана. Халык арасында да ризасызлык зур», – диде безгә мөфти.
Блогер-журналист Фагыйлә Шакирова махсус Шыгырданга барып, бу вазгыять турында җирле имамнардан интервью алып кайткан. Аның «Без капчыкта ятмый!» дигән видеоязмасы «Рутуб» сайтында чыкты. Әлеге видеоязмада Чувашия республикасы Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов бу хакта тотрыклы дәлилләр китерә:
«Шыгырдан җирлеге буенча бүгенгесе көндә 7 мәчет хезмәт итә. Һәм һәрбер мәчетнең үзенең мәхәллә халкын сыйдырырлык мөмкинлеге бар. «Халык сыймый» дигән проблема юк. Әмма бер төркем, «56 урынлык мәчет төзергә рөхсәт бирмиләр» дип, халык арасында фетнә, тавыш кузгатты. Безнең тынычлыкны туздырырга кирәкми. 7 мәчет тә халык белән сөйләшеп, киңәшләшеп төзелде. Әгәр яшьләр өчен төзелә торган микрорайонда тагын мәчет кирәк була торган булса дип, Чувашиянең Диния назәрәте үзенә җир алып, теркәп куйды. Мәчет чыннан да кирәк булса, әлбәттә, без һәрбер имам белән бергәлектә, халыкка дөрес итеп аңлатып, аның кирәклеге хакында беренчеләрдән булып әйтәчәкбез. Ә Үзәк мәчеттән 500-600 метр ераклыкта тагын 56 кеше сыярлык, Шыгырданда фетнәгә сәбәп була торган мәчетнең кирәге юк», – дип сөйли видеоязмада Мансур хәзрәт.

Чувашия республикасы Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов
Фото: Фагыйлә Шакирова видеоязмасыннан
Яңа «мәчет» төзергә ниятләгән фетнәче төркемнең Чуашстан Диния нәзарәтендә эшләүче дин әһелләрен кимсетеп сөйләүләре дә билгеле. Аерым алганда, фетнәчеләр халык арасында «хәзрәтләр бәлеш бүлешергә куркалар» дигән мыскыллы сүзләр тарата. Имамнар бу әдәпсезлеккә ризасызлык белдерә. «Имамнарыбыз кайсы 30 ел, кайсы 20 ел хезмәт итә, аларның халык арасында дәрәҗәсен төшерүгә без беребез дә риза түгел», – ди Мансур хәзрәт Хәйбуллов.
Шыгырдан авылы аксакалы, авылның элеккеге башлыгы Рәшит Купкенов Шыгырданның нигезле, бай авыл булуын искәртте. «Безнең авылда икешәр-өчәр катлы йортлар, өстәлләр ризыктан сыгылып тора. Авылыбызга ыгы-зыгы кирәкми, без тыныч яшәргә телибез», – ди ул.
«Өч сәхәбә исемендәге үзәк Җәмигъ мәчете» имам-хатыйбы Рифкать хәзрәт Крганов фикеренчә, читтән торып, авылда фетнә уятырга теләүче көчләр бар. «Читтән торып, кешегә гайрәт өстәп, авылның ямен җибәрү. Чәчәк аткан авылыбызны шакшылык белән бозмакчылар», – ди ул.

Рифкать хәзрәт Крганов
Фото: Фагыйлә Шакирова видеоязмасыннан
«Интертат» Шыгырдандагы хәлләрне күзәтүен дәвам итә.
P.S
Әлеге язма инде басылып чыкканнан соң билгеле булды: бүген Шыгырданда җәмәгатьчелек тыңлаулары булган, шулар нәтиҗәсендә авыл халкы уртак фикергә килгән.
Мөфти Ильяс хәзрәт Сафиянов әйтүенчә, авыл халкы бердәмлекне янәдән саклап калган. «Чит-ятлар авылга фетнә кертергә теләде, ләкин Шыгырдан халкы бердәмлекне саклап калды. Һәм 8 нче мәчет төзү ихтыяҗы туган очракта имамнар белән бергә эш йөртергә, дигән уртак фикергә килделәр, – диде «Интертат»ка мөфти.