Алмакай безнең гаиләгә бозау чагыннан ук килде. Ул вакытта хуҗалыгыбыз зур түгел иде: берничә тавык, 1 ат, 1 сыер гына. Күрше авылдан бозау алып кайткач, балалар шатлыктан сикереп йөрде. Ап-ак йонлы, күзләре зәп-зәңгәр кебек тоелган кечкенә бозауга шунда ук «Алмакай» дип исем куштылар.
Әти аңа бәләкәй генә абзар ясады. Балалар көн саен аңа печән салып, суын алыштырып йөрделәр.
Авылда һәркем сыерсыз яшәүне күз алдына да китерми. Сыер – сөт, катык, каймак, май дигән сүз. Ә Алмакайның сөте бигрәк тә тәмле була. Кышкы иртәләрдә, табын янына җыелып, җылы сөт эчтек.
Әни: «Бу сөттә Алмакайның җылысы бар», – дип елмая иде.
Җәйләрен ул көтүдән беренче булып кайтты. Эзләп йөрисе дә юк. Капка төбендә балалар аны каршы ала, башыннан сыйпыйлар. «Әни, кара, бүген сөт күбрәк булыр!» – дип сөенәләр.
Авылда көтү кайтуын һәркем көтә. Кичке эңгер-меңгердә көтү тавышын ишетү – үзе бер рәхәт. Алмакай, көтүдән аерылып, туры безнең капка янына килә. «Менә, хуҗаларым, мин кайттым», – дигәндәй, мөгрәп куя.
Күрше апалар да аңа соклана иделәр. «Сезнең Алмакай – үзенә бер затлы терлек булды, холкы да йомшак», – диләр.
Ул беркайчан да тибеп, яисә кеше сөзеп йөрмәде. Бала-чаганы бигрәк ярата иде. Балалар аның янына килеп утыралар, ул исә, телен сузып, аларның кулларын ялап куя.
Кичләрен, айлы төндә, абзар янында утырып, Алмакайны сөеп, әкият сөйләгән чаклар булды. Балалар «Алмакай безнең сүзләрне аңлый» дип ышана иделәр.
Аның бозаулары да сәламәт, матур булды. Ел саен гаиләбезгә шатлык алып килде.
Ләкин быел яз барыбызны тетрәндергән хәл килеп чыкты. Көтүдән кайтканда, Алмакайның кәефсез икәнен күрдек. Ул ашамый, тик күзләрен түбән төшереп тора иде. Корсагы ике яктан тырпаеп күпереп чыккан. Әти ашыгыч рәвештә югары очтан ветврач абыйны алып төште. Ул «сыерның эче күпкән» диде. Төрле дарулар бирде, әмма файдасы тимәде. Балалар аның янында елап утырды.
Алмакай авыр сулыш ала иде. Төн уртасында, соңгы тапкыр мөгрәп, тынып калды. Ишегалдында тынлык урнашты. Тавыклар да хәтта тын торды.
Балаларның кычкырып елавы йөрәкне телде. Иртән әти сыерны үләксә базына илтеп күмде.
Хәзер абзар бушап калды. Эче салкын, караңгы тынлык. Мин, абзар ишеген ачкан саен, Алмакайның җылы сулышын сагынам. Кайчак иртән уянгач, көтү тавышын ишетәм дә абзарга чыгып карыйм. Ә анда – бушлык.
Балалар да сагына: «Әни, сөт исе юк инде өйдә», – диләр.
Күрше Гөлфирә апа: «Сезнең Алмакай кебек сыер булмаячак», – ди. Чынлап та, ул безнең өчен сыер гына түгел, гаилә әгъзасы булды. Ул сөт кенә түгел, шатлык, җылылык бүләк итте.
Көтү тавышлары ишетелсә, күңелдә сагыш уяна...