Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сыерның сөте телендә"

Бер сыер саву да авыр, ә әллә никадәр маллары булган кешеләр ничек эшли икән? Иртәнге иң татлы йокыларын калдырып, 4 тә торып, маллар карауның - файдасы бармы? Моның өчен үзмәшгуль булып теркәлергә кирәкме? Бу хакта Чүпрәле районындагы Сафиннар гаиләсе "Татар-информ"га сөйләде.

news_top_970_100
"Сыерның сөте телендә"
Владимир Васильев

Гаиләдә алар биш кеше. Эльмира һәм Илдар Сафиннар, ике балалары һәм бабайлары Абдулхәмид бар. Олы малае Илхамга 20 яшь, кечесенә Таһирга 6. Сафиннар 14 сыер һәм 20 бозау асрый. Ике сыеры бозауларга тора. Алар мал үстерү белән биш елга якын шөгыльләнәләр икән. Үзмәшгуль булганнарына бер ел.

Бердә ятып өчтә торалар

Сыерларыгыз көнгә күпме сөт бирә?

Көнгә өч тапкыр савам. Кайвакытта биш тапкыр да саварга туры килә. Бер сөтне әйбәт бирә торган сыерыбыз бар. Ул көнгә 32-35 литр сөт бирә. Калганнары 20-25 литр. Сөттән барысында үз кулларым белән эшлим. Катык, каймак, әйрән, йогурт, корт, сары май, эремчек, сыр, "птичье молоко". Нәрсә эшләп була, барын да ясарга тырышам. Җәй көннәрендә төрле җиләк-җимешләрне җыеп катырып куям да, кыш җиткәч, аларны кушып йогуртлар ясыйм. Сатуга да эшлим. Олы балама да биреп җибәрәм. Кечесе дә бик яратып ашый.

Кайлардан заказлар күбрәк килә?

Ульяновск, Мәскәүдән.

Ничәдә торып эшли башлыйсыз һәм ничәдә ятасыз?

Җәйге якта 3 торып эшләгән булсак, хәзер дүрттә торабыз. Уникедә, бердә йокларга ятабыз.

Сыерларны ничек ашатасыз?

Сыерларны өч мәртәбә ашатабыз. Ирем комбайнда эшли. Иген пешереп бирәбез, чөгендер ашатабыз. Бозауларга кечкенә вакытларында сөт бирәбез. Аннары махсус порошок сатып алабыз. 5 айга кадәр шулай үсәләр.

Үзмәшгуль булуның файдасы бармы?

Алай үзгәреш юк. Дәүләттән ярдәм бер тапкыр булды. 200 мең бирделәр. Барысы да үз тырышлыгыбыз белән генә бара. Эшләсәң, була инде ул.

"Гаиләмә рәхмәт"

Без килгәндә бабайлары Абдулхәмид гөбедә май ясап утыра иде. Керә-керешкә үк бөтен гаиләләре белән тырышып эшләгәннәре күренде. Кечедән олысына кадәр, гаиләне үстерү, бәхете өчен чын күңелләрен биреп тырышып эшлиләр иде.

Абдулхәмид абый, сез нәрсәләр белән булышасыз?

Мин гөбедә май ясыйм. Бөтен эшем шул. Киленем сөт салып бирә дә, мин шулай итеп, әйләндерәм, май ясыйм. Кеше өйдә булмаганда сыерларны көтүдән каршы алам. Кечкенә оныгымны мәктәпкә озатам, кире каршы алам. Аның белән төрле уеннар уйныйбыз, дәресләрен хәстәрләргә ярдәм итәм.

Абдулхәмид бабай үзенең улларын да комбайн йөртергә өйрәткән икән. Үзе комбайнда 32 ел эшләгән.

Улларымны бер ел өйрәттем. Башта булышчы булдылар, аннары үзләре дә комбайн йөртә башладылар, - ди.

Өйдә тәртип, ашарга гел пешкән, барысына да вакытны ничек таба алгандыр бу гаилә, белмим. Аеруча да кечкенә генә, түбәтәй кигән кечкенә генә малайлары Таһир истә калды. Ул авылны бик ярата, хайваннарны караша икән. Яраткан сыеры да бар. Бимби исемле. Өйләрендә кечкенә генә синтезатор да бар. Үзе чын артистларча сәнгатьле итеп Муса Җәлилнең "Кызыл ромашка" шигырен сөйләде. Тырышуыннан борын очлары тирләп чыкты. Йөзе ачык, кешегә ышана торган самими бала! Алга таба да уңышлар сиңа яме. Мин беләм, син булдырасың.

"Сыерның сөте телендә"

Өй хуҗасы Илдус абый белән дә әңгәмә корып алдык.

Ничек ул үзмәшгуль булу?

Җиңел дип әйтә алмыйм. Яхшы ягы да бар үз-үзең өчен эшләүдә. Билгеле барысы да, айлык керемеңне беләсең. Авылда шулай яшисең.

Ничек эшегезне ачарга булдыгыз?

Иң башта 1-2 сыер гына асрап карадык. Аннары арттыра башладык. Азыгыбыз җитәрлек, Аллага шөкер. Биш ел элек дәүләт акча бирде. Ул әйбәт булышу булды. Төзүгә кертеп җибәрдек ул акчаны.

Минем утыз баш терлек. Азык күп китә. Иген ашатмасаң, сөт ала алмыйсың. Солы пешереп ашатабыз. Чөгендер, кабак сөт юлларын ачып җибәрә. Бозаулагач сыер сөтне артыграк бирә. Сыерны икенче төрле завод дигәннәр, күпме күп ашый, шукадәр сөтне дә күбрәк бирә дигән сүз. Сыерның сөте телендә.

Көн-төн карау авыр түгелме?

Авыл җирендә мал асрап кына табыш алсаң гына инде. Авылда яшәеш тә булмас иде. Тирә-күршеләр дә терлекне мулдан асрыйлар. Һәр хуҗалыкта сыер, тайлар бар. Көнлек табыш керә шулардан. Читкә барып эшләүчеләр дә бар. Ләкин аларның хатыннары өйдә кала, алар терлек асрый. Шәһәр җирендә дә көтеп тормыйлар инде.

Янымда хатыным, ике балам, әтием сау-исән. Хайваннарыбыз исән. Тирә-күршеләребез әйбәт. Исән торырга гына язсын!

Күрше дус, түрдән уз

Гаиләнең бәхетле икәне күренеп тора, бу өйгә кайтасы гына килеп торадыр. Сафиннар гаиләсен авылдашлары бик ярата икән. Күршеләре белән дә бик дус-тату яшиләр. Барлык эшләрне дә бергә эшлиләр икән алар.

Мансур һәс Нургизә Наумитовлар, Сафиннар гаиләсенең күршеләре. Гаилә турында беләсең килсә, күршеләреннән сора диләрме әле? Без килгәндә алар барысы бергә мәш килеп эшли иде.

Наумитовлар инде 41 ел бергә торалар. Мансур элек шофер булган булса, хатыны Нургизә - сатучы. Алар Сафиннар гаиләсе белән бик дус. Барлык эшләрен дә бергә эшли икән.

- Бөтен эшне бергә эшлибез. Илдус эшкә китсә, терлеккә дә күз-колак булып торабыз. Җәй көне эшләре аеруча да күп була. Җәйге чорда күбрәк булышырга тырышабыз. Алар безгә, без аларга кереп кенә торабыз. Беребез өчен беребез кирәк дип яшибез. Бабайны карыйбыз. Төрле хәлләр була. Сафиннар гаиләсе авылыбызның үрнәк гаиләсе! Аларны бик тә яраталар. Бик тырышлар. Көн-төн тир түгәләр.

Карап кайттым. Аптырап кайттым. Көненә ике сәгать кенә йокласалар да бу гаилә бәхетле. Алар үз көннәрен үзләре күрә. Ярдәмләшеп, дус-тату гомер күрә. Олысыннан кечесенә кадәр тырыша. Үзләренең эшләрен яратканнары күренеп тора.

Тырышкан табар, ташка кадак та кагар, 30 сыер, бозау да үстерер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100