Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сыерларны көтүдән каршы алырга барган үсмерне яшен сугып үтергән

Сигезенче сыйныфта укучы малай самолетлар конструкторы булырга хыялланган.

news_top_970_100
Сыерларны көтүдән каршы алырга барган үсмерне яшен сугып үтергән
https://pixabay.com/

Омск өлкәсендәге Рославка авылында үсмер баланы яшен сугып үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Сигезенче сыйныфта укучы Саша (исеме үзгәртелә) нәни энесе. әнисе белән Исилькүл шәһәрендә яши. Ул каникулларын һәм ялларны әбисе янында Рославка авылында уздыра. Карантин вакытында да шунда килә.

Фаҗига булган көнне Саша абыйсына ярдәм итә. Болытлар куеруга карамастан, ул туганнан туган сеңелләре белән сыерларны көтүдән каршы алырга бара. Бераздан кыз балалар авыл фельдшеры янына йөгерешеп килә. «Любовь Ивановна, анда Сашаны яшен сугып үтерде. Ярдәм итегез», — ди алар. Балалар табибны туганнан туган абыйлары Саша яткан урынга алып бара.

Кич белән сыерын көтүдән каршы алырга барган табиб Любовь Галкина үз гомерендә иң катлаулы очракта ярдәм күрсәтергә тиеш була. «Инде берни эшләп булмыйсын аңлаган килеш ярдәм күрсәтергә тырышу — иң авыры», — ди ул. Фельдшер хатын Сашаны туганнан бирле белә. Табиб килеп җиткәндә үсмер инде сулыш алмый. Яшен баланың корсагына суккан, ләкин ул әле исән була.

«Пульсы җептәй тибә, чак кына ишетелә. Мин шунда ук йөрәгенә массаж ясап, ясалма сулыш алдыра башладым. Әлбәттә, мин бик курыктым, ул бит миңа чит кеше дә түгел. Сашаның хәле яхшырмады. Мин булдыра алганымның барысын да эшләдем, ашыгыч ярдәм килгәнче Саша үлмәсен өчен тырыштым. Аннары мин аны хастаханәгә кадәр озата бардым. Тик ул аңына килмичә үлеп китте. Бик авыр кичерәм. Уйларга да куркыныч, анасы нишли торгандыр инде», — дип сөйләгән Любовь Ивановна.

«Алар башта Рославкада яшәде. Авыл кагыйдәләрен яхшы беләләр. Балалар олыларга булыша, хайваннарны карашу — аларның вазифасы. Саша бик тыңлаулы, эшчән бала иде. Әнисе аларны ялгызы үстерә, хастаханәдә санитарка булып эшли. Фаҗига булганда ул Исилькүлдә иде», — ди биредә яшәүчеләр.

Авылда бу гаиләне яхшы сүз белән генә искә алалар. Сашаның күк турында хыяллануын — самолетлар төзергә җыенуын сөйлиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100