Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сыерлар көтүдән кайта, тик өйләрен таба алмый». Бер авылда утыз йорт янган - видео

Авыл халкы йорт-җирсез, документларсыз, гомер буе тырышып җыйган малсыз калган.

news_top_970_100
«Сыерлар көтүдән кайта, тик өйләрен таба алмый». Бер авылда утыз йорт янган - видео
https://pixabay.com

Якутиянең Бясь-Кюель авылында утыз йорт янып беткән. Көтүдән кайткан сыерлар өйләрен таба алмыйча аптырап калган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Якутиядәге табигый янгыннар торак пунктларга килеп җиткән. 7 августта Горный районында Бясь-Кюель авылын да янгын җимереп уза. Утыз йорт бөтенләй янып көлгә әверелә. Кешеләр йорт-җирсез, документларсыз, гомер буе тырышып җыйган малсыз кала.

Авыл халкына Якутия башлыгы ярдәм итәргә ышандыра. Һәркемгә 30 мең сум бирәчәкләр, өй төзешәчәкләр, балаларны лагерьләргә җибәрү өчен исемлекләр төзиләр.

Коточкыч янгында качып китә алмаган йорт хайваннары да янып беткән. Исән калган терлекләр хуҗаларын да, йортларын да таба алмый каңгырап йөри.

Кешеләрне эвакуацияләгәннәр, йорт хайваннары хуҗасыз йөри. Авыл буйлап интегеп йөргән сыерларны шаһитлар видеога төшереп алган.

«Мескеннәр, саварга кайтканнар. Хуҗаларының өен таба алмыйлар. Бар да янып бетте». — ди биредә яшәүче кеше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100