news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сыерлар һәм үгезләр өчен матурлык бәйгесендә җиңүчегә 40 литрлы сөт бидоны бүләк иткәннәр

news_top
Сыерлар һәм үгезләр өчен матурлык бәйгесендә җиңүчегә 40 литрлы сөт бидоны бүләк иткәннәр
https://ysia.ru

Якутиядә сыерлар һәм үгезләр арасында матурлык бәйгесе оештырганнар. Бәйгедә Мегино-Кангаласский районындагы бозау җиңгән. Аңа 40 литрлы сөт бидоны бүләк иткәннәр. Бу турыда Сахамедиа хәбәр итте.

«Симэммит Мааныкай» фотобәйгесен А.С. Бордников исемендәге «Аартык» Халык иҗаты йорты оештыра. Оешма директоры Максим Смирников сүзләренчә, бәйгегә 25 хуҗадан гариза килгән. 

Абсолют җиңүче исеменә Мегино-Кангаласский районының Чыамайыкинский торак пунктыннан Мичийэ исемле 5 айлык бозау лаек булган. Бозау якут токымы белән герефорд токымы кушып барлыкка китерелгән.

Шулай итеп иң матур бозау хуҗабикәсе Степанида Ивановага сөт салу өчен 40 литрлы бидон биргәннәр.

Таттинский районыннан Василий Захаровның Сардаана исемле сыеры тамашачылар яратуы призына лаек булган.

Бәйге сайтында чыккан фотолар Сахамедиа сайтыннан алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар