Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сыерлар да кош гриппы белән авырый ала: «Аппетитлары да, сөтләре дә кими»

Тарихта беренче тапкыр сыерның кош гриппы йоктыру очрагы АКШта теркәлгән.

news_top_970_100
Сыерлар да кош гриппы белән авырый ала: «Аппетитлары да, сөтләре дә кими»
Фото: rt-online.ru

Тычканнар үрчи

Республикадагы авыл хуҗалыгы җирләренең яртысына диярлек тычканнар оялаган. Россельхозцентр белгечләре үткәргән фитомониторинг нәтиҗәләре менә шуны күрсәтә.

32 мең гектарга якын мәйдандагы авыл хуҗалыгы җирләрен тикшергәннән соң, белгечләр 14,5 мең гектарда, ягъни мәйданның 47 процентында, тычканнар яшәвен ачыклаган. Көзге культураларда кимерүчеләрнең уртача саны – 1 гектарга 5,8 тычкан оясы. Иң күбе Кукмара районында ачыкланган, анда 86 гектар мәйдандагы көзге арыш чәчүлекләрендә 1 гектарга 15 тычкан оясы исәпләнгән.

Күпьеллык үләннәрдә тычкан оялары саны – 1 гектарда уртача 15,3. Иң зур сан Питрәч районындагы люцерна кырында теркәлгән, анда 1 гектарда 38 тычкан оясы ачыкланган.

«Россельхозцентр» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова аңлатканча, тычканнарның матди зыян салу чигенә килгәндә, ул көзге культуралар чәчелгән кырларда һәм бакчаларда гектарына 30, күпьеллык үләннәр чәчелгән кырларда 70 оядан артмаска тиеш.

Субсидияләр алуга гаризалар кабул ителә

Татарстанда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары һәм эшкәртүчеләрдән чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр алу өчен гаризалар кабул итү башланды.

Акча 2023 елның IV кварталында һәм 2024 елның I кварталында хуҗалыкларның чыгымнарын каплау өчен түләнәчәк. Акчалар «кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» милли проекты кысаларында бирелә. Гаризаларны кабул итү 2024 елның 27 маенда тәмамлана.

Казан май комбинаты Һиндстанга май экспортлый башлады

Көнбагыш маеның беренче партиясе гыйнварда (12 мең тонна), икенчесе февральдә (10 мең тонна), өченчесе апрельдә (10 мең тонна) җибәрелгән. Товар диңгез юлы белән 20 көн дәвамында китерелә.

– Экспорт 20дән артык илне, шул исәптән Кытай, Төркия, Азәрбайҗан, Казахстанны үз эченә ала. Экспорт элемтәләрен киңәйтү – безнең предприятие өстенлекләре арасында. Һиндстан белән хезмәттәшлек – бу юнәлештә мөһим адым. Хәзер Һиндстандагы 3 компания белән хезмәттәшлек җайга салынды, – диде Казан май комбинатының генераль директоры Дмитрий Максимов.

905 миллион сумлык продукция

Татарстан кулланучылар берлегенең җитештерү предприятиеләре агымдагы елның 4 аенда 905 миллион сумлык продукция чыгарган. Бу – узган елның шул чоры белән чагыштырганда 6 процентка күбрәк. 543 миллион сумлык икмәк пешерелгән.

Балтач (178 процент), Чирмешән (141 процент) һәм Менделеевск (124 процент) предприятиеләре, Актаныш икмәк комбинаты (137 процент) һәм Әгерҗе икмәк-азык комбинаты (119 процент) җитештерү күләмен шактый арттырган. Аксубай, Зәй, Саба, Яңа Чишмә һәм Ютазы предприятиеләре начаррак эшли башлаган.

Тарихта беренче очрак

АКШта тарихта беренче тапкыр сыерның кош гриппы йоктыру очрагы ачыкланган. Рәсми рәвештә расланганчы, H5N1 вирусы Американың сыер көтүләренә 4 ай элек йоккан, дип фаразлый галимнәр.

Техаста сөт сыерының кош гриппы йоктыруы расланганчы (25 март), көтүләрдәге сыерларның аппетитлары кимү һәм нәтиҗәдә сөтләре кимү теркәлгән. Белгечләр, хайваннар H5N1 вирусын кыргый кошлардан йоктырган, дип саный. Вирус сыерларны ташу вакытында ил буйлап тарала, дип хәбәр итә Reuters АКШ Авыл хуҗалыгы министрлыгы, авыруларны контрольдә тоту һәм профилактикалау үзәкләре (CDC) һәм милли аллергия һәм йогышлы авырулар институты тарафыннан финансланган тикшеренү нәтиҗәләренә сылтама белән.

Борчак утырту тәмам

17 майга планлаштырылган бөтен мәйданга борчак чәчү тәмамланган. Барысы 67,2 гектар мәйданга борчак чәчелгән.

Башка язгы культураларны чәчү дәвам итә. Язгы чәчү өчен 1802,1 мең гектар мәйдан бүлеп бирелгән. Эшләр 1116,3 мең гектарда башкарылган. Тулаем алганда, чәчү актив режимда бара, аграрийлар, катлаулы һава шартларына карамастан, кыр эшләренең темпларын көчәйтә.

Аграрийлар шикәр чөгендерен чәчү эшләрен дә тәмамлый. Бу мөһим культурага агымдагы сезонда республикада 54,9 мең гектар бүлеп бирелгән. Чөгендер Апас, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш һәм Тукай районнарында үстерелә.

Чөгендер өчен иң күп мәйдан «Агросила» холдингында бүлеп бирелгән: чәчү мәйданы 29 495 гектар тәшкил итә. Чәчү эшләрен апрельнең икенче декадасында, чәчү эшләре өчен туфрак өлгергәннән соң башлаганнар. Оптималь срокларны үтәү һәм технологик операцияләрне вакытында башкару ярдәмендә май аендагы кыраулар орлыкларның үсеп китүенә йогынты ясамаска тиеш, диләр компаниядә.

Шикәр чөгендерен «Восток», «Җәлил», «Зәй», «Зәй шикәре», «Кама», «Минзәлә таңнары», «Намус», «Нуркеево» һәм «Сарман» холдингларының 9 агрофирмасы үстерә.

«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә. Авторы: Фәридә Якушева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100