Сыерчыклар ишеткән бөтен тавышны да кабатларга сәләтле. Мәсәлән, ишек шыгырдаган, эт өргән, янгын сүндерү машиналары, мотоцикл, сигнализация тавышы, башка кошларның тавышын кабатлый ала.
Язын беренче булып ата сыерчыклар кайта. Алар булачак гаиләләренә «өйләр» карап куя. Ә бераздан, якынча берәр атна узгач, ана сыерчыклар да кайта.
Ата сыерчык үзенә пар тапкач, алар сайлап куйган йортларын кора башлый. Ялан-кырлардан, бакчадан агач ботаклары, салам бөртекләре, яфраклар, тамырлар, мүкләр, кош каурыйлары, йоннар, баулар, җепләр, чүпрәк корамалары ташыйлар.
Сыерчыклар җирдән сикереп түгел, ә атлап йөри, кешедән дә курыкмыйлар.
Сыерчыклар төрле тавышлар чыгара ала. Мәсәлән, алар башка кошларның сайравын кабатларга сәләтле. Әле эт өргән, песи мияулаган, бака бакылдаган тавыш та чыгара алалар, хәтта телефон тавышын да кабатлыйлар.
Бу кошлар бакчага да файда китерә. Сыерчыклар төрле бөҗәкләрне: май коңгызы һәм аларның личинкаларын, каты корт (проволочник), кигәвен, сукыр кигәвен, суалчан, чебен ашый. Ә яз-җәй чорында бер пар сыерчык 8 меңгә якын май коңгызы ашый. Сыерчык гаиләсе юкка чыгарган бөҗәкләрнең гомуми массасы 6 килограммга якын! Ә бу корткыч бөҗәкләр җиләкләрне, яшелчә, җиләк-җимешләрне ашап, зыян салырга мөмкин.