news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сыер йөрәге, үпкәсе, бавырыннан кәтлит һәм сарымсаклы соуста бәрәңге

Мондый кәтлит бик йомшак булачак, тәме белән тутырманы хәтерләтә. Ачы борыч һәм сарымсаклы соуста пешкән бәрәңге "телне йотарлык" булачак.

news_top
Сыер йөрәге, үпкәсе, бавырыннан кәтлит һәм сарымсаклы соуста бәрәңге
Кәтлит өчен: сыер йөрәге, бавыры, үпкәсе, башлы суган, 1 аш кашыгы манный ярмасы, батон, сөт, тоз, борыч, табаны майлау өчен - үсемлек мае. 

Ингредиентлардан фарш ясарга, батонны сөттә җебетеп салырга, калганнарын кушып яхшылап болгатырга. Табаны майларга, кәтлитләр ясап тезәргә һәм духовканың өске киштәсендә 30 минут пешерергә. 

Бәрәңгене һәм суганны әрчергә, теләгәнчә турарга, тоз, ачы борыч сибәргә. Каймакка сарымсак сытарга һәм бу массаны бәрәңгегә салып болгатырга. Табаны майларга, бәрәңгене салырга һәм духовканың аскы киштәсенә куярга, 40 минут пешерергә.

Табынга биргәндә бәрәңге һәм кәтлит өстенә яшеллек сибәргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар