news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сыер түшкәсен бүлгән чакта бер ир-ат икенчесен пычак белән чәнчегән

news_top
Сыер түшкәсен бүлгән чакта бер ир-ат икенчесен пычак белән чәнчегән
https://t.me/mvd_dagestan

Дагыстанда, сыер түшкәсен бүлгәләгән чакта, бер ир-атка пычак кадаганнар. Бу турыда Дагыстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Телеграм каналында хәбәр итте.

Рутуль районында 1 ноябрьдә ике ир-ат сыер түшкәсе бүләргә керешә. Бер мизгелдә алар түшкәне дөрес иттереп бүлү турында бәхәсләшә башлый. Аннары талаш сугышка әверелә. 36 яшьлек ир-ат пычак ала да көндәшенең күкрәк читлегенә өч тапкыр кадый.

Яраланган ир-ат исән калган, хәзер ул хастаханәдә. 

Җинаятьтә шикләнелүчене полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Ул гаебен танып күрсәтмә биргән. 

Аңа карата «Алдан уйлап сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, диелә бу хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар