Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сыер тизәген киптереп ягып өйне җылыттык»

news_top_970_100
«Сыер тизәген киптереп ягып өйне җылыттык»

Шәмсиева Луиза Әһли кызы - сугыш чоры баласы. 1935нче елда Әтнә районы Күлле-Киме авылында туган. Озак еллар туган авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. «Сугыш сүзен ишетүгә, күз алдына күпме балаларның бәхетенә явызларча кул сузган дәһшәтле көннәр килеп баса», - ди ул. Балачагы сугыш елларына һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә аның, сугыш башланганда кызга 6 яшь була.

- Тормышта мин дә чордашларым кичергәннәрнең барысын да күрдем, кичердем. Заман безне төрлечә сынады. Шуны ачык аңладым: нинди кыен вакытларда да рухи азыктан аерылырга ярамый икән. Моңын, рухи дөньясын югалтмаган халык кына яшәячәк. Тормыш ул балкып торса да, хәсрәт белән тулса да туктап тормый, дәвам итә икән. Балачагым ләгънәтле сугыш елларында, аннан соңгы илне тергезү белән бәйле авыр заманда үтте. Сугыш алып килгән фаҗигаләр, авырлыклар күңел түрендә әле дә саклана. Сугыш бетүгә шактый вакыт узды инде. Күпме сулар акты, күпме җилләр исте, тик балачактагы әрнүләр һаман сыкрый. Кеше язмышларын ачып бетереп булмый. Бу – табигый хәл, - дип башлады ул сүзен.

Без «әтисез» диеп елап утырырга туры килмәде. Бик күп еллар өч хуҗалык – Маһинур, Марзия апалар белән бер өйдә тордык. Үзебезнең аерым йортыбыз булмады. Сыер тизәген киптереп ягып өйне җылыттык. Өйнең түбәсендәге саламнар да ягылып бетте. Сугыш бездән бик еракта булса да, көндезләрен мичләргә ягу тыелды.

Кичләрен, өйдә лампа яндырыр алдыннан, тәрәзәләрне томалап куйган чаклар истә. Дошманнан шулай сакланганбыздыр инде. Юынырга сабын юк, авылда берничә «кара мунча» гына бар. Кешеләрнең тәнен бет, корчаңгы, күзләрен трахома басты. Күпләрнең өйләренә таракан, борча, кандала тулды. Әнием Хәтимә утын, салам көленә су салып тондыра, аннан соң ләгәнгә утыртып безне юа. Корчаңгыга каршы «креолин» дигән дару тидерә иде. Ул бөтен тәнне ачыттыра, исе дә бик зәһәр булып истә калган. Авыр вакытлар инде, юклык заманы. Ашарга ипи, кияргә кием юк. Ягарга утын, лампа яндырырга керосин юк. Язарга дәфтәр, кәгазь-китаплар, каләмнәр дә юк. Юктан башка бер нәрсә бар: ул да булса – хәсрәт тулы күңел.

Әти дә юк. Гомумән, мин әтиемне бик аз хәтерлим. Ул кыю йөрәкле, тәвәккәл, эшчән һәм көчле кеше булган. Сабантуйларда күкрәгендә утын ярдырткан. Шахтада күмер дә чапкан, Күәм колхозында рәис булып та эшләгән, мәдәният өлкәсендә дә күп көч куйган, «сәнәкчеләр» тарафыннан эзәрлекләнгән, аздан гына үлмичә калган. Күлле Киме урамнары буйлап тротуар җәйдерткән, бик озак вакыт сакланып торды алар. Әтиемнең авыл тарихында урыны зурдан булган. Ул революциянең яктылык, яңалык алып киләсенә чын күңелдән ышанып, халыкка хезмәт итү эшенә чума. Тик мондый фидакарьләрчә хезмәт итүгә чик куела. Ул шәхес культы корбаны, - дип искә алды танышым.

«Ризыкның аунап ятканын күрсәм, күзләремә яшьләр тула»

Әнисе Хәтимәгә ачлыкны, иренең үлемен, сугыш кыенлыкларын кичерергә авырлыкларга бирешмәве, өметен югалтмавы ярдәм итә. – Әни таң белән җырлый-җырлый мунча яга, үзе елый-елый җырлый торган иде. Шунысы истә калган: әнине тыңлап башка хатын-кызлар да күз яшьләрен тыя алмый. Сыер савалар, шул ук вакытта күзләреннән мөлдерә-мөлдерәмә яшьләр тама. Кызганыч, әти белән әни бары сигез ел гына бергә яшәп калган. Ике бала белән әнием 29 яшендә тол калды, - ди ул.

Луиза Шәмсиева ул елларны авыл кешеләренең авырлык яшәвен искә алды. Фронттан көн саен диярлек кайгы хәбәрләр килеп торуын әйтте. Шулай да, тылдагыларны рухи күтәренкелек, иртәге көнгә зур өмет яшәткән. Ач–ялангач булсалар да, дошманны җиңү өчен барын да эшләгән алар, чәчүен дә чәчкән, урак белән игенен дә урган, урманын да кискән, окоп та казырга барганнар.

Сугыш фотохроникасы. Солдатлар балалар белән. Севласпилс, 1944 ел.

- Иртәге көнгә ышаныч зур иде. Тылда калучыларга җиңел булмый. Әни ат урынына эшләде. Бер әнигә өч кеше: әби, апам белән мин. Әни партоешма секретаре, авыл советы председателе, аннан соң укытучы булып эшләде. Партоешма секретаре булса да, аягында чабата булды. Кырга ашлыкны кул белән урырга чыгып китәләр, әни колхозчыларга ашарга пешереп кала. Мин дә шунда барып ашап кайта идем. Шуңа да берәр ризыкның әрәм-шәрәм булып аунап ятканын күрсәм, күзләремә яшьләр тула. Ул чакларда күпме хыялландык бит без бу ризыклар турында. Сыер асрадык, ул гына безне ачлыктан коткарып калды.

Тормыш йөген җигелеп тарткан, җәмәгать эшләрен һичбер авырыксынмыйча башкарган йомшак күңелле әниемнең тормышы, эш тәҗрибәсе бик күпләргә үрнәк. Күлле Киме авылында кызлардан беренче булып, җидееллык мәктәпне тәмамлаган ул. Оештыру сәләте зур, матур итеп җырлый иде. Ефәк көлтәседәй ике озын толымлы, зифа буйлы булып истә калды ул минем. Ачлыкны күп күрсәк тә, салкын кышларда туңып яшәсәк тә, әнием безне чын кешеләр итеп үстерә алды. Педагогия училищесында укыды, мәктәптә эшли башлады. Әни тумыштан нечкә хисле, һәр нәрсәне тирән кичерешләр аша кабул итүчән иде, шигъриятне, матур әдәбиятны, җырны сөеп яшәде, эштә дә, өйдә дә таләпчән, чиста, пөхтә булды. Бик яшьтән үзешчән сәнгатькә тартылып яшәгән, бу кызыксынуы гомеренең соңгы көненә кадәр кимемәде.

«Эштән соң да уйнарга атлыгып тордык»

- Әнинең Җогып авылында укыткан вакыты. Кимегә Казаннан күчмә театр килә, көтмәгәндә баш рольне уйнаучы артист авырып китә. Нишләргә? Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар: «Бу рольне Хәтимә башкара алачак, аңа мөрәҗәгать итәргә кирәк», - диләр. Әнине чакыртып кайтаралар. Спектакль өзелмичә кала. Әни җырлы рольләрне яратып уйный. Артистлар аның театрга эшкә килүен үтенәләр. Ләкин абыйсы – Габдулла Сабиров – Сибгат Хәкимнең укытучысы – мәктәптән аерылырга рөхсәт итми. Зур театрга китмәсә дә, авыл сәхнәсендә әнием башкармаган рольләр калмагандыр.

Без өчәү – апа, әби, мин – залның иң беренче рәтендә утырып, бик күп спектакльләр карадык: әни еласа - еладык, ул көлсә - көлдек. Юморга бай, көләч йөзле, йомшак табигатьле әниемне авыл халкы ихтирам итеп яшәде: яшьләр дә, аксакаллар да киңәш, йомыш аңа киләләр иде. 34 ел башлангыч классларда укытты, сул кул белән язучы балаларны дөрес язарга өйрәтте. Әле дә авылда «Хәтимә кулы белән яз», - дигән гыйбарә йөри. Әнием тормыш авырлыгын уен – көлке, җыр белән җиңеп барды. «Кара урман», «Гөлҗамал», «Су буйлап», «Уел», «Шахта», «Шомыртым» кебек гүзәл җырларны үзенә генә хас бер моң белән җырлый иде, - дип сөйли Луиза апа.

Луиза Шәмсиеваның күңелендә балачакның шатлыклы мизгелләре дә истә калган.

- Балалар идек бит без, шуның өчен эштән соң да уйнарга атлыгып тордык. Шулкадәр балык тотарга ярата идек. Кечкенә, бармак кадәр генә балыклар. Һәр тоткан балыкны җепкә тезеп барабыз. Озаграк тотсак: « Әни ачуланмаса ярар иде», - дип тели – тели кайтабыз, чөнки кечкенәдән без йортның төп хезмәтчеләре, эшкә батыр булып үстек. Аннан соң биш таш уенын кызыксынып уйный идек. Дүрт ташны дүрт урынга куясың да, бер ташны өскә чөеп, җирдәгесен аласың. Соңыннан, дүрт ташны да бергә алырга кирәк. Җиргә сызыклар сызып, ике аяклап, аннан соң бер аяк белән генә сикерә идек, - ди ул.

«Сугыш вакытында бүреләр, ризык эзләп, авылга ияләштеләр»

- Тагын бер вакыйга искә төште. Беренче сыйныфта укыганда, укытучы Разия апа мине үзләренә – Шашы авылына кунакка алып кайтты. Өскә кияргә юк, иптәш кызым Фидусиянең кофтасын алып тордым. Мәктәптән җәяү кайтканда укытучыма Фатих Кәримнең «Пионерка Гөлчәчәккә хат» дигән поэмасын яттан сөйләп бара идем. Мәктәптә укый башлагач, патриотик җырлар җырлап, быргылар кычкыртып, барабаннар кагып, эшкә – башак җыярга баруыбыз да истә калган. Басу – кырларда калган башакларны җыеп, колхоз амбарларына тапшырдык. Кырда үскән борчакны каравылчы саклый, бик кызыксак та, ашап булмый.

Ничек ул вакытта бала-чаганы кызгану булмаган икән? Аңлый алмыйм. Ул заманда безнең ашаган ризык – черек бәрәңге, чыпчык кузгалагы. Фермага дуңгызларга кайткан ризык та безнеке иде. Яз җитүгә - без болында. Яңа чыккан акбаш, кычыткан, какы, кәҗә сакалы дигән үләннәр белән тукландык. Сугыш вакытында бүреләр дә, ризык эзләп, авылга ияләштеләр, кичләрен йөрергә куркыныч була башлады. «Акбай» исемле бик акыллы этебез бар иде, аны да бүреләр ашады. Шуңа без бик кайгырган идек.

Биш–алты яшьлек чакларымда әби, мине җитәкләп, авылдан өч чакрым ераклыктагы Бактачы авылына кунакка алып бара иде. Болын буйлап барасы. Чәчәкләрнең ниндиләре генә юк, исләре дә, төсләре дә төрле-төрле. Әби файдалы үләннәр җыя, мине дә таныштыра: мәтрүшкә, бака яфрагы, кузгалак, акбаш, тагын әллә ниндиләр. Әби кызы идем мин (әни көне буе эштә). Ул мине табигать белән дә таныштырырга тырышты. Әбием, Мөхәррәм кызы Мәчтүрә, йомшак күңелле, шигъри җанлы, ачык йөзле булып күңелдә саклана, - дип сөйләде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100